Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театрының кече сәхнәсендә Илшат Сәетовның "Ку" рок спектакле куела


Илшат Сәетов
Илшат Сәетов

11 майда Камал театрының кече сәхнәсендә бер төркем яшь иҗатчылар яңа эксперименталь проект - "Ку" рок спектакле тәкъдим итәчәк. Аның авторларының берсе Илшат Сәетов әлеге әсәр "уйлана торган кешеләргә якын булыр" ди.

Спектакль "Калеб" иҗади берләшмәсе эше буларак тәкъдим ителә. Бу - яңа форматтагы эксперименталь проект.

Идея авторы Илшат Сәетов Азатлыкка сөйләвенчә, спектакльдә монологлар да, җырлар да, көйләр дә, аерым текстлар да бар. Эпизодлар беренче карашка бер-берсе белән турындан-туры бәйләнмәгән кебек. "Темасы оригинал булмаса да, мондый форматның әлеге куелганы юк иде", ди Сәетов.

Рок әллә ни популяр юнәлеш булмаганлыктан, спектакль башлыча 26-43 яшьләрдәге кешеләргә якынрак булыр дип фаразлый автор.

Аның фикеренчә, бу татарча проектларга кешеләрне җәлеп итүнең бер ысулы. "Бу, әлбәттә, массакүләм әйбер түгел. Салават, Элвин Грей концертларына йөрүчеләр тамашалардан башка нәрсә эзли, безнең рок спектакль исә тирә-юньдәге, җәмгыятьтәге, дәүләттәге вакыйгалар турында уйлана торган кешеләр өчен якынрактыр", ди Илшат Сәетов. Ул мондый спетакльләрне башка телләрдә карап яратучыларның татар телендәгесен, бигрәк тә татар темаларына багышланганын карау мөмкинлеге дә булырга тиеш дип саный.

"Ку" рок спектаклен аның авторы Илшат Сәетов сәхнәгә Рәмиc Нәҗмиев белән бергә куя. Монологларны "Алтын битлек" бәйгесендә җиңүче Нурбәк Батулла, Гүзәл Сабирова һәм автор үзе укый. Музыка - Оскар Юнысов һәм GAUGA төркеменнән, шулай ук Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зөлфия Рәүпова һәм танылган музыкант һәм перформансчы Ислам Вәлиев тә үз өлешләрен керткән. Җырларны Казанның 8нче балалар музыка мәктәбенең "Радуга" кызлар хоры һәм Радик Мусин да башкара.

XS
SM
MD
LG