Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мөхәммәдиев хезмәтләре татар археологиясенең, нумизматикасының алтын фондына кереп калды"


Әзһәр Мөхәммәдиев (1933-2018)

25 апрель Казанда Урта гасыр татар тарихының билгеле булмаган битләрен ачкан, Алтын Урда, Болгар акча системын өйрәнгән күренекле галим Әзһәр Мөхәммәдиевне җирләделәр.

"Искиткеч кешелекле иде", "күпләгән шәкертләр әзерләде", "татар нумизматикасына нигез салучы", "Урта гасыр татар тарихының билгесез битләрен ачкан", "Дөньякүләм әһәмияткә ия ачыш ясаучы" – татар галимнәре Әзһәр Мөхәммәдиевне иң җылы сүзләр белән искә ала.

Болгар, Алтын Урда тарихын, акча системын өйрәнгән, Харәзем акчаларына таянып төзелгән Туран алфавиты нигезендә һун язуларын укырга мөмкинлек тудырган Әзһәр Мөхәммәдиевне 25 апрель Казанда соңгы юлга озаттылар.

Фаяз Хуҗин
Фаяз Хуҗин

Галим, археолог Фаяз Хуҗин Әзһәр әфәнде турында үз фәненә бирелгән кеше иде, ул үзенең соңгы көннәренә кадәр эшләде һәм күпләгән шәкертләр тәрбияләп калдырды, Алтын Урда тарихы өлкәсендә эшләде, татарның беренче нумизматы иде дип әйтә.

"Ул гомер буе диярлек Әстерхан өлкәсендә Сарай шәһәрендә, беркадәр Казан Кирмәнендә һәм Иске Казанда да казыды. 60нчы еллардан эшли башлады ул. 80нче еллар башында Болгар, татар акча системы турында китабы чыкты. Әзһәр әфәндене татар нумизматикасына нигез салучы дип тә әйтергә була. Аңа кадәр дә нумизматика белән шөгыльләнделәр. Болгарда табылган акчаларны Мәскәүдән Светлана Янина тикшерә иде. Әмма Әзһәр әфәнде бу өлкәдә беренче күренекле татар галиме булды.

Кем дә булса Алтын Урда, Болгар һәм Казан ханлыгы чорларындагы нумизматика белән шөгыльләнә башлый икән, Әзһәр әфәнде эшләреннән башка ерак китә алмый. Беренче чиратта аңа сылтама ясый. Бәхәсләшә, йә булмаса кире кага, йә булмаса яңа ачышлар ясый. Нумизмат буларак Әзһәр әфәндене бик хөрмәт итәм.

Алтын Урданы оныттырырга мөмкинлек бирмәде

Алтын Урданың Сарай-Бату шәһәрен казуын, бер яктан, батырлыгы дип тә атарга була. Узган гасырның 90нчы еллар башына кадәр Алтын Урданы өйрәнсәң ярый, өйрәнмәсәң ярый кебегрәк иде. Әзһәр әфәнде үзенең остазы Герман Федоров-Давыдов белән 60нчы еллардан башлап нәкъ менә Алтын Урда чоры истәлекләрен өйрәнде. Ул Алтын Урда турында яңа материаллар туплады һәм Алтын Урданы оныттырырга мөмкинлек бирмәде. Аннан соң гына, Әзһәр әфәнде хезмәтләре нәтиҗәсендә үзебезнең татар тарихы өчен Алтын Урданың нинди кыйммәтле чор икәнен аңладык.

Кешелеклелек ягыннан караганда, кайберәүләр доктор, профессор булгач борынын өскә чөеп йөрергә ярата. Әзһәр әфәнде бик гади кеше иде. Сөйләшергә рәхәт иде аның белән. Үзенең үткәнен, флотта хезмәт иткән вакытларын искә төшерергә ярата иде. Үзебезнең кеше иде ул. Рәхәт кеше иде. Аның эшләре онытылмаячак. Аның хезмәтләре татар археологиясенең, нумизматикасының алтын фондына кереп калды", дип сөйләде Фаяз ага Хуҗин.

Индус Таһиров
Индус Таһиров

Галим Индус Таһиров Казан университетында Әзһәр әфәнде белән бер төркемдә белем ала. Мөхәммәдиев башта татарның күренекле галиме Миркасыйм Госманов белән филология белгечлегенә укырга кергән була. Аннан соң аларны тарих бүлегенә күчерәләр. "Укуны да бергә бетердек, гомер буе бергә аралашып тордык", ди Индус әфәнде Мөхәммәдиев турында.

"Ул – Урта гасыр татар тарихының билгеле булмаган битләрен ачкан кеше. Әйтик, Атилланың кем икәнлеген, аның улының Денгиз икәнлеген махсус рәвештә тикшеренеп, шул фикергә килгән һәм исбатлаган галим ул. Аның эшләрен сөйләп бетерерлек кенә түгел. Аның тарихта калган якты эзе киләчәккә дә хезмәт итәчәк.

Акча һәм тәнкәләр – аның тарихка керү ачкычы. Шулар аркылы тарихка кереп, бик күп нәрсәләргә җавап бирә алган кеше ул", дип сөйләде Азатлыкка Индус Таһиров.

Илнур Миргалиев
Илнур Миргалиев

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урданы өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев 1998 елда Казанга аспирантурада укырга килгәч Әзһәр Мөхәммәдиев белән һәрвакыт күрешеп, киңәшләп тора. Әзһәр әфәнде – Миргалиевның диссертация яклаганда фәнни хезмәтен бәяләүче галимнәрнең берсе. Илнур әфәнде кеше буларак аралашырга җиңел, галим буларак бик ярдәмчел иде дип искә ала Мөхәммәдиевне.

Аның хезмәтләре академик эшләр арасында үз урыннын алган

"Алтын Урданы өйрәнү бик теләнмәгән вакытта Мәскәүдә Федоров-Давыдов әлеге чорга караган истәлек урыннарында археологик казу эшләре башлап җибәрә. Әзһәр абый аның иң якын кешесенә әйләнә, иң мөһим чыганакларның берсе булган нумизматика белән шөгыльләнә башлый. Октябрь инкыйлабыннан соң Алтын Урданың нумизматикасын җыеп, тарихта нумизматиканың бик әһәмиятле фән икәнен күрсәтә ала. Ханнар, шәһәрләргә караган әһәмияткә ия фикерләре бар аның. Хезмәтләре һаман да яши һәм тарихны өйрәнүдә бер эш булып калачак. Алтын Урда, нумизматика белән шөгыльләнүчеләр һәрвакыт искә алачак, бәхәсләшәчәк, фикер йөртәчәк. Аның хезмәтләре академик эшләр арасында үз урыннын алган эшләр дип әйтә алам", ди Миргалиев.

Миргалиев сүзләренчә, инкыйлабка кадәр дә Алтын Урда акчалары белән кызыксынган, аларны тикшергән галимнәр була. Әзһәр әфәндене ул нумизматиканы бөтенләй башка яктан, тарих белән бәйләп өйрәнеп ясаган ачышлары беренчеләрдән була дип белдерә. "Аның китапларында тик нумизматика гына түгел, ул сәяси тарих белән үрелеп бара. Бу ягын ул беренче күрсәтә", ди Миргалимов.

* * * *

Әзһәр Мөхәммәдиев хезмәтләренең берсе
Әзһәр Мөхәммәдиев хезмәтләренең берсе

Тарих фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Казан дәүләт университетының археология һәм этнология кафедрасы профессоры Әзһәр Мөхәммәдиев 1933 елда Башкортстанның Бакалы районы Яңа Әмәкәй авылында туа.

Мәктәпне бетергәч, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Мөхәммәдиев – нумизматика өлкәсендә танылу алган белгеч. Ул 30 меңнән артык акча һәм борынгы акча төрләрен өйрәнә. VI–XV йөзләрдә Идел буенда һәм Урал алдында акча әйләнешенең чорларга бүленешен тикшереп, фәнни хезмәтләр яза, дәүләт күләмендә үткәрелгән ун төрле акча авырлыгы реформасын һәм билгесез тәңкәләрне ачыклый.

Мөхәммәдиев дөньякүләм әһәмияткә ия тарихи ачыш ясый. Аның тарафыннан Харәзем акчаларына таянып төзелгән Туран алфавиты Идел буенда һәм Урал алдында табылган б.э.к. II – б.э. VIII йөзе акчаларындагы, шулай ук кыйммәтле металлардан эшләнгән савытлардагы һәм бизәнү әйберләрендәге һун язуларын укырга мөмкинлек тудыра. Галим антик төрки язмаларны һәм соңрак рун алфавитының нигезе итеп алынган антик туран алфавитын тикшерә. Түбән Идел Сарай әл-Мәхрус, Сарай әл-Җәдид, Бәлҗәмән, шулай ук Иске Казан, Казан Кирмәне һәм башка шәһәрлекләрне казу эшләрендә катнаша.

Фәндә беренче тапкыр "Төрки-татар (харәзем, хәзәр, болгар, урда, казан) нумизматикасы", "Алтын Урда шәһәрләре һәм шәһәр мәдәнияте", "Евразиянең борынгы һун-төрки дәүләтләре" дип исемләнгән махсус курслар хәзерли һәм аларны укыта.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG