Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Telegramны томалауга каршы митинг узачак


30 апрельдә Мәскәүнең Академик Сахаров проспектында Telegramны томалауга каршы митингка шәһәр мэриясе рөхсәт биргән.

Митингны Либертариан фиркасе оештыра. Сайтта «Telegramны томалау – дәүләт хурлыгы» дип әйтелә. Чарага биш меңгә якын кеше килүе көтелә. Оештыручылар катнашучыларга үзләре белән кәгазьдән ясалган очкычлар алып килергә чакырды. Митингка оппозиционер Алексей Навальный яклау белдерде.

16 апрельдән Русиядә мәхкәмә карары белән Telegramны томалау тырышлыклары бара. Шул исәптән Amazon һәм Google болыт хезмәтләре дә зыян күрде. 20 миллионга якын адрес томаланды. Шул сәбәпле йөзләрчә онлайн хезмәтләр эшләми торды. Telegram үзе эшләвен дәвам итә.

XS
SM
MD
LG