Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте Киевта Русия илчелеге каршында пикет уздырды


Киевта узган пикетта катнашучылар

28 апрель "Азат Идел-Урал" хәрәкәте активистлары Идел буе халыклары телләрен якларга чакырып Киевта Русия илчелеге каршында пикет уздырды. Аларга башка илләрдәге активистлар да кушылды.

Киевта узган каршылык чарасын "Азат Идел-Урал" хәрәкәтенә берләшкән активистлар оештырды. "Идел-Урал халыклары телләрен яклыйк!" дигән шигар астында үткән чараларның максаты – "Мәскәүнең Идел-Урал халыкларына - чуаш, удмурт, мари, татар, башкорт, эрзя, мукшы һәм башка халыкларга карата алып барган урыслаштыру сәясәтенә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү" диелә.

"Азат Идел-Урал" хәрәкәтен оештыручыларның берсе, Путин сәясәтен тәнкыйтьләгән өчен өч ел төрмәдә утырып чыккан Рәфис Кашапов сүзләренчә, "Мәскәү Русиядәге халыкларны урыска әйләндереп аларны юкка чыгрырга тырыша. Милли телләрне мәктәпләрдән кысып чыгару – бу сәясәтнең соңгы мисалы булып тора. Мәктәпләрдә укыту көчләп урыс теленә күчерелә. Үз җирендә ана телен өйрәнергә теләүчеләргә рөхсәт сорап мыскыллы гариза язарга кушыла. Бу урыслаштыруга каршы торырга тырышучы активистлар эзәрлекләнә. Күп миллионлы татар халкы шундый авыр хәлдә калганда, башка ваграк милләтләрнең хәлен әйтеп торасы да юк."

Пикетта катнашучылар
Пикетта катнашучылар

Активистлар Мордовия, Мари Иле, Чуашстан, Удмуртия, Татарстан һәм Башкортстан республикаларының дәүләт телләре мәктәпләрдә мәҗбүри укытылуын таләп итә.

Бу каршылык чарасына башка илләрдәге активистлар да кушылды. Шундый чараның берсе Финляндия башкаласы Һелсинкида узды:

25 апрель көнне Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары да мәктәпләрдә милли телләрне ихтыярига калдыруга каршы Русия думасына һәм республикалар парламентларына мөрәҗәгать кабул иткән иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG