Accessibility links

Кайнар хәбәр

Telegram-га нигез салучы Павел Дуров мессенджерның Европада вакытлыча эшләмәү ихтималын белдерде. Бу проблем якын арада хәл ителәчәк, дип ышандыра ул.

Бу хакта Дуров якшәмбедә үзенең Twitter битендә хәбәр итте.

"Telegram серверларының берсе нык кызу аркасында Европадагы кулланучыларда алдагы берничә сәгатьтә серверга тоташу проблемы булырга мөмкин. Уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез. Мәсьәлә хәл ителә", дип язды Дуров Twitter битендә.

Дуров сүзләренчә, DdoS һөҗүме һәм сервер кызу нәтиҗәсендә Telegram кулланучылар дөньяның берничә илендә мессенджерга тоташу прблемы кичерә. Бу проблем якын арада хәл ителәчәк, дип ышандыра ул.

Интернетның зшчәнлеген күзәтеп баручы Downdetector хезмәте Telegram кулланучыларның 41 процентында тоташу проблемы бар, 35 проценты хәбәр җибәрә алмый, 23 проценты мессенджерга керә алмый дип хәбәр итә.

16 апрель Русиядә мәхкәмә карары белән Telegram мессенджерын һәм аның белән бәйле IP-адресларны томалау башланды. Роскомнадзор Telegram ФСБга хәбәрләшү кодлары ачкычларын тапшырганчыга кадәр томалаулар дәвам итәчәге турында белдерде.

XS
SM
MD
LG