Accessibility links

Кайнар хәбәр

Никола Пашинян Әрмәнстан премьер-министрына намзәт итеп тәкъдим ителде


Никола Пашинян
Никола Пашинян

Әрмәнстан праламентында премьер-министр 1 май көнне сайланачак.

Әрмәнстандагы протест чаралары лидеры, парламентта "Елк" фракциясе җитәкчесе Никола Пашинян рәсми рәвештә илнең премьер-министрына намзәт итеп тәкъдим ителде. Бу хакта журналистларга "Елк" фракциясе әгъзасы Эдмон Марукян белдерде.

Илдә иң зур оппозициядәге фирка "Чәчәк атучы Әрмәнстан" ("Процветающая Армения") һәм "Дашнакцутюн" алдан Пашинянга теләктәш булачакларын белдергән иде.

Премьер-министр сайлансын өчен 53 тавыш кирәк. Хакимияттәге Республикан фиркасе 58, оппозициядәге "Царукян" 31, "Елк" фракциясе тугыз, "Дашнакцутюн" алты тавышка ия. Пашинян сайлансын өчен Республикан фиркасендәгеләрнең тагын алты тавышы кирәк булачак.

АКШ Дәүләт департаменты яңа хөкүмәт оештыру өчен Әрмәнстандагы хәзерге хакимият һәм оппозицияне диалогка чакырды. Бу хакта департамент вәкиле Һизер Нойерт рәсми белдерү белән чыкты. Ул АКШ демонстрацияләрнең тынычлыкта үтүен яклый, иминлек көчләре һәм протест белдерүчеләр көч кулланудан тыелыр дип өметләнә диде.

Оппозициянең каршылык чараларыннан соң Серж Саргсян Әрмәнстан премьер-министры вазифасыннан китте. Аннан соң хөкүмәт тә таратылды. Урам чаралары Әрмәнстанда апрель урталарыннан бирле бара.

XS
SM
MD
LG