Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Telegram-ны тыюга каршы митинг узды


Telegram-ны тыюга каршы митинг, 30 апрель 2018
Telegram-ны тыюга каршы митинг, 30 апрель 2018

Митингта катнашучылар кулларына әләмнәр, Telegram-ны яклаган һәм Роскомнадзорга каршы язулар тотып чыкты.

30 апрель Мәскәүнең Сахаров проспектында Русиядә Telegram-ны тыюга каршы митинг үтте. Мәскәү хакимиятләре әлеге чарага рөхсәт биргән иде. Активистлар 10 меңнән артык кеше килде дип белдерә.

Митингта катнашучылар кулларына әләмнәр, Telegram-ны яклаган һәм Роскомнадзорга каршы язулар тотып чыкты. "Русия ирекле булачак", "Патша китсен!" кебек сәяси шигарләр дә яңгырады.

Әлеге чараны Русиядә теркәлү узмаган Либертариан фиркасе оештырды. "Telegram-ны томалау – ил өчен оят, XXI гасырда лидерлыкка дәгъва кылган бер генә дүләт тә үз технологияләре һәм дигитал прогресс үсешенә каршылык тудырырга тиеш түгел", диелә оештыручылар белдерүендә.

Telegram-га нигез салган Павел Дуров Мәскәү чарасын хуплады. "Русия – юл чатында, әле тулысынча цензура кертелмәгән. Әгәр берни дә эшләнмәсә, Русия Telegram-сыз һәм башка популяр сервисларсыз калачак", дип язды Дуров. Мәскәү чарасына оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный да килде һәм чыгыш ясады.

16 апрельдән Русиядә мәхкәмә карары белән Telegram-ны томалау тырышлыклары бара. Шул исәптән Amazon һәм Google болыт хезмәтләре дә зыян күрде. 20 миллионга якын IP адрес томаланды. Шул сәбәпле йөзләрчә онлайн хезмәтләр эшләми торды. Әмма Telegram эшләвен дәвам итә һәм аны кулланучылар арта.

XS
SM
MD
LG