Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Безне сугыш белән куркытасы юк"


Коммунистларның урам җыены, 1 май 2018, Уфа
Коммунистларның урам җыены, 1 май 2018, Уфа

Уфа коммунистлары 1 май урам җыены уздырды. Башка елларда тынлы оркестр белән тантаналы йөрешләр уздырсалар, быел чара бик зәгыйфь үтте.

Коммунистларга башкаланың үзәгендәге Ленин мәйданыда бирелмәде. Алар шәһәр читендәге Химиклар мәдәният сарае каршындагы Ленин һәйкәле янында урам җыены уздырды. Анда йөзгә якын кеше катнашты. Коммунистлар кызыл байраклар һәм шарлар белән "коралланган" иде. Чараны Башкортстан коммунистлары башы Юнир Котлыгуҗин ачты һәм һәр елдагыча совет чорына мәдхия укыды.

"Без гаделсезлек һәм тигезсезлекне белми идек. Совет кешеләре хезмәткә, ялга, бушлай белем алуга һәм сәламәтлекне саклауга хокуклы иде. Ләкин илне һәм фиркане сатучылар 1991 елда хакимияткә килгәннән соң хезмәт ияләренең хокуклары кысыла башлады. Без саклык банкларындагы акчаларыбызны, милегебезне югалттык.

Юнир Котлыгуҗин чыгыш ясый
Юнир Котлыгуҗин чыгыш ясый

Бүген халык милкенең 90 проценты олигархлар кулында. Ил финанс көрчегендә, диләр. Ләкин олигархларга фәкыйрьлек янамый. Алар кулында 30 триллионлык байлык тупланган. Бүген илдә 22 миллионнан артык кеше хәерчелек чигендә яши. Совет чорында мондый хәлне күз алдына да китереп булмый иде. Бүген мәктәпләрдә, хастаханәләрдә оптимизация бара. Заводлар ябыла. Уфада гына да 14 завод ябылып, алар урынына сәүдә яки ял үзәкләре ачылган. Бездә авыл хуҗалыгындагы җирләрнең яртысы чәчелми кала. Ә бит без үз илебезне генә түгел, башка илләрне дә туендыра алабыз.

Сугыш байлар өчен куркыныч, безне аның белән куркытасы юк

Безне сугыш белән куркыталар. Сугыш байлар өчен куркыныч, безне аның белән куркытасы юк", диде Башкортстан коммунистлары башы Юнир Котлыгуҗин. Ул шулай ук Русия президентын сайлауларны телгә алып, аның нәтиҗәләре канәгатьләндермәвен әйтте.

"Хезмәтчән Русия" хәрәкәте башдыгы Ирек Фазылов илдә хәерчелек үсү турында сөйләде.

Ирек Фазылов
Ирек Фазылов

"Совет берлегендә 1 май ил күләмендәге бәйрәм иде. Совет чорында хезмәт кешесе илнең хуҗасы булды. Конституция түнкәрелеше безнең илне, көчле икътисадны юкка чыгарды. Ә хакимияткә килүчеләр хезмәт ияләренең туплаган милкен кулларына төшерде. Азык-төлек, коммуналь түләүләргә хаклар арта. Хәерче пенсияләренең бәясе төшә бара. Хәерчелек үсә. Шул ук вакытта миллиардерларның саны арта бара”, диде ул.

Башка чыгышларда да азык-төлеккә хаклар күтәрелүгә, коммуналь түләүләрнең үсүенә борчылулар яңгырады. Сайлауларның гадел булмавы тәнкыйтьләнде. Чыгышлар арасында пенсионер Нәсим Әхмәтов фикерләре чарадагы карт-коры тарафыннан ризасызлык белән кабул ителде.

Нәсим Әхмәтов чыгыш ясый
Нәсим Әхмәтов чыгыш ясый
Пенсионерларны тавыш бирү хокугыннан мәхрүм итәргә кирәк

"Студентларның стипендиясе ике пирог сатып алырга җитә. Тагын бер пироглык акча сораса, аны чит ил дошманы дип игълан итәләр. Пенсионерлар 300 сумга өстәмә алсалар да, шуңа шатланып, хакимият файдасына тавыш бирергә чабалар. Шуңа күрә аларны тавыш бирү хокукларыннан мәхрүм итәргә кирәк. Демография читтән килүчеләргә хакына гына тотрыклы. Әлеге кебек дәвам итсә, йөз елдан татар, башкорт һәм урыс халкы калмаячак", диде Нәсим Әхмәтов.

Чара ахырында резолюция кабул ителде. Анда социаль хокукларны ныгыту, бәяләр һәм коммуналь түләүләргә контроль кертү, илнең финас һәм икътисади мөстәкыйльлеген кайтару, чималларны халык милке итү таләп ителгән.

Урам җыены Ленин һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Ленин һәйкәленә чәчәк салу
Ленин һәйкәленә чәчәк салу

Коммунистларның 1 май чарасында һәр ел саен күпчелек чыгышларда "без җиңүгә ирешәчәкбез" дигән сүзләр яңгыраса да, җиңү һаман чигенә килә, ә чарада катнашучыларның сафы сирәкләнә бара.

1 май Уфада һөнәр берлеге оештырган "Лаеклы хезмәт өчен" дип аталган урам җыены һәм башкаланың Дим бистәсендә "Ачык Русия" хәрәкәте оештырган каршылык чаралары да узды.

XS
SM
MD
LG