Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмәнстан парламенты Никола Пашинянга каршы тавыш бирде


Тавыш бирүгә кадәр Пашинян парламентта чыгыш ясап, "халыктан булган" намзәтне хөкүмәт башлыгы итеп сайламау "сәяси цунамига" китерергә мөмкин дип кисәтте.

1 май Әрмәнстан парламенты оппозиция лидеры Никола Пашинянны премьер-министр итеп сайлау өчен тавыш бирде. 45 депутат Пашинянны хуплады, 55е каршы булды.

Тавыш бирүгә кадәр Пашинян парламентта чыгыш ясап, хөкүмәт башлыгы итеп "халыктан булган" намзәтне сайламау "сәяси цунамига" китерергә мөмкин дип кисәтте. Халыкның максаты бер шәхесне икенчесенә алыштыру түгел, ә Әрмәнстанда урнашкан коррупцияне, халыкка каршы булган кырыс системаны бетерү диде Пашинян.

"Серж Саргисян җитәкчелегендәге Әрмәнстанның Республикан фиркасе үз халкы белән мәче-тычкан уйный һәм хәзергә кадәр килеп туган кризисны чишүгә мөмкинлек тудырачак, Әрмәнстанны тотрыклы үсешкә алып барачак халык намзәтенә тавыш бирәчәген белдермәде. Вазгыятьне аңлап, без илнең милли бердәмлек һәм теләктәшлек идеологиясен яратканга һәм аңа толерант булганга, Серж Саргисянның, республикан фиркасе җитәкчелегенең лаеклы китүе өчен бөтен мөмкинлекләр тудырдык. Әмма күп еллар буе үз халкын богауда тоткан бу кешеләр мондый адым ясауны йомшаклык дип кабул итәргә җыена мөгаен", диде Пашинян.

Оппозициянең каршылык чараларыннан соң Серж Саргсян Әрмәнстан премьер-министры вазифасыннан китте. Аннан соң хөкүмәт тә таратылды. Урам чаралары Әрмәнстанда апрель урталарыннан бирле бара.

XS
SM
MD
LG