Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия саклану министрлыгы һәлакәткә моторга эләккән кош сәбәп булырга мөмкин дип белдерә.

Сүриядә Русиянең Су-30CМ хәрби очкычы һәлакәте турында Саклану министрлыгы пәнҗешәмбе хәбәр итте. Ике очучы да һәлак булган.

Министрлык очкычны бәреп төшермәгәннәр, моторга эләккән кош моңа сәбәп булырга мөмкин дип белдерә. Русия хәрбиләре әйтүенчә, очкыч Хмеймим һава аланыннан күтәрелеп киткәч тә, Казан вакыты белән 9:45-тә һәлакәткә юлыккан.

Саклану министрлыгы Сүриядә 80нән артык русияленең һәлак булуын таный. 6 март Ан-26 хәрби-транспорт очкычы һәлакәтендә 39 кеше, аларның күпчелеге Русия армиясе офицерлары, шулай ук генерал-майор Владимир Еремеев һәлак булган иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG