Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ул безгә патша түгел" чарасы алдыннан Навальный тарафдарларын тоткарлыйлар


Чабаксарда Алексей Навальный тарафдарлары
Чабаксарда Алексей Навальный тарафдарлары

Полиция тоткарланганнарга басым ясый дип белдерелә. 7 майда узачак Путин инаугурациясе алдыннан оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный тарафдарларын 5 май протест чарасына чыгарга чакырган иде.

Оппозициянең Русия президенты Владимир Путинның инаугурациясе уңаеннан үткәрелә торган "Ул безгә патша түгел" исемле протест чаралары алдыннан берничә шәһәрдә Алексей Навальный тарафдарларын тоткарлаганнар.

Петербурда "Петербур язы" хәрәкәте координаторы һәм Навальный штабы волонтеры Илья Гантварг, Чабаксарда штаб координаторы Семен Кочкин, 5 майга билгеләнгән чараны оештыручы Марина Полытова, Кемеровада волонтер Дмитрий Диденко тоткарланган.

"ОВД-Инфо" мәгълүматларына күрә, Тамбовтагы штаб координаторы ярдәмчесе Игорь Сливинны полиция тоткарлаган. Рязаньда 5 май чарасына чакырулар тараткан Всеволод Паршинны полиция бүлегенә алып китеп берничә сәгать тотканнар. Красноярскида Навальный штабы хезмәткәре Мария Маковозова, Краснодарда "Ачык Русия" активисты Виктор Чириков тоткарланган.

Тоткарланганнарның күбесенә урам чараларын оештыру тәртибен бозуда гаепләү белдерелгән. Полиция тоткарланганнарга басым ясый дип тә белдерелә.

Екатеринбурдагы штабта полиция тентү уздырган һәм 5 май чарасы өчен басылган беркадәр үгетләү кәгазьләрен экспертиазага алып киткән.

7 майда узачак Путин инаугурациясе алдыннан Навальный кешеләрне 5 май көнне протест чарасына чыгарга чакырды. Мәскәүдә хакимиятләр митингка ризалык бирмәде. Прокуратура рөхсәтсез чара яман хәлләргә китерергә мөмкин дип кисәтте.

Казан башкарма комитеты 5 майда митинг уздырырга рөхсәт бирде. Чара Дәрвишләр бистәсендә Сәет-Галиев мәдәният йорты каршында узачак.

XS
SM
MD
LG