Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм Европа Берлеге Русиядә тыныч протест белдерүчеләрне тоткарлауны хөкем итә


Һизер Нойерт
Һизер Нойерт

Кушма Штатлар белән Европа Берлеге Русиядә тыныч ризасызлык белдерүче йөзләрчә кешене тоткарлауны хөкем итә һәм кичекмәстән иреккә чыгаруны таләп итә.

АКШ Дәүләт департаменты сүзчесе Һизер Нойерт Twitter-да “Үзләренең легитим булуына ышанган җитәкчеләр тыныч протест чарасында катнашучыларны тоткарламый”, дип язды.

Европа Берлеге демонстрациячеләрне тоткарлау һәм аларга карата көч куллану фикер белдерү һәм җыеннар уздыру ирегенә куркыныч тудыра дип белдерде. Берлек Русия Конституциясендә язылган төп хокукларны бозмау кирәклеген әйтә.

Владимир Путинның 7 майда узачак инаугурациясе алдыннан 5 майда дистәләрчә шәһәрдә меңнәрчә кеше “Ул безгә патша түгел” исемле протест чарасына чыкты. “ОВД-Инфо" хокук яклау сәхифәсе 1600ләп кешенең тоткарлануын хәбәр итте. Мәскәүдә 704, Петербурда 229, Чиләбедә 164 кеше тоткарланды. Якутски, Красноярски, Краснодар, Калуга һәм Новокузнецкида тоткарланучылар дистәләр белән исәпләнә.

XS
SM
MD
LG