Accessibility links

Кайнар хәбәр

Экспертлар Роскомнадзорның яңа сайтларны томалауга ирек бирүче фәрман өлгесен тәнкыйтьли


Экспертлар сүзләренчә, документтагы яңа үзгәрешләр оешмага барлык диярлек ресурсны блоклауны рөхсәт итә булып чыга.

Роскомнадзорга яңа сайтларны томалауга ирек бирүче фәрман өлгесе “нигезсез вәкаләтләрне арттыра” һәм яңадан эшләүне таләп итә. Бу хакта Русия хөкүмәте каршындагы эксперт шурасының "Связь һәм IT" эшче төркеме белдерә, дип яза “Коммерсант”.

Роскомнадзор томалау тәртибе турындагы фәрман өлгесен 23 апрель көнне, ягъни Telegram-ны томалау чаралары башлап бер атнадан соң бастырып чыгарды.

Ул вакытта экспертлар әлеге фәрман Telegram-га каршы көрәш кысаларында 20 миллионга якын IP адресны томалауны канунлаштыру өчен кирәк дип фаразлады.

16 апрельдән Русиядә мәхкәмә карары белән Telegram-ны томалау тырышлыклары бара. Шул исәптән Amazon һәм Google болыт хезмәтләре дә зыян күрде. 20 миллионга якын IP адрес томаланды. Шул сәбәпле йөзләрчә онлайн хезмәтләр эшләми торды. Әмма Telegram эшләвен дәвам итә һәм аны кулланучылар арта.

XS
SM
MD
LG