Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алинә Заһитованың җиңүенә үртәлгән Евгения Медведева тренерыннан китте


Уртада Алинә Заһитова, уңда Евгения Медведева
Уртада Алинә Заһитова, уңда Евгения Медведева

Пхенчхандагы Олимпиаданың көмеш медале иясе, фигуралы шуучы Евгения Медведева үзенең тренеры Этери Тутберидзедан китте.

Медведева 11 ел дәвамында шушы тренерда тәрбияләнгән иде. Кайбер мәгълумат чаралары билгеләп узганча, Медведева үзенең Олимпия уеннарында икенче урынга калуын, ә алтын медальне Тутберидзеның икенче бер укучысы – Алинә Заһитова яулап алуы өчен тренерын гаепле саный.

Тутберидзе Медведеваның икенчегә калуны бик авыр кичерүен, моңа бик үртәлүен әйтә. "Олимпия бозыннан чыгып барганда ул балаларча әйтеп салды: "Алинәне бер ел яшүсмерләр арасында тотсагыз, ни була иде инде?" Мин аңа: "Женя, син нәрсә, без алай эшли алмыйбыз, һәркемнең дә мөмкинлекләре тигез булырга тиеш” диде ди Тутберидзе. Тренерның бу сүзләрен Медуза китерә.

Медведева һәм Тутберидзе арасында каршылык булуы һәм спортчы кызның тренерын алыштырырга җыенуы турында Медведеваның Олимпия уеннарында Заһитовага җиңелүеннән соң ук сөйли башлаганнар иде. Быелгы уеннарда Медведева алтын медальгә ирешә алмады, Тутберидзе тәрбияләгән фигуралы шуучы Медведевадан яшьрәк булган татар кызы Алинә Заһитова аннан өстен чыкты.

Медведева Канадада яшәп, шунда шөгыльләнәчәк, аның яңа тренеры – Брайан Орсер. Ләкин кыз Русия өчен чыгыш ясавын дәвам итәчәк.
Әйтергә кирәк, өлкәнрәк яшьтәге Медведева техника ягыннан Алинә Заһитовадан калыша. Мәсәлән, ул Алиинә кебек дүртле сикерүләрне булдыра алмый.

Пхенчхандагы Олимпиадада Алинә Русия өчен беренче алтын медаль яулаган иде, ләкин моңа шатланасы урында, күпләр ризасызлык белдерде. Алар медальгә Медведева лаеграк, ә Алинәнең җиңүе – очраклы, дип санады.

XS
SM
MD
LG