Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урыс ата-аналары Думага республикаларны бетерүне сорап хат язды


Михаил Щеглов, Екатерина Матвеева, Эдуард Носов
Михаил Щеглов, Екатерина Матвеева, Эдуард Носов

Русия мәгариф министры һәм Дума депутатларына юлланган хатта урыс ата-аналары, туган телләрне ихтыярый укыту турындагы канун өлгесе кабул ителмәгән очракта, Русия федерациясе төбәкләрен тигезләп, республикаларны бетерүне сорый.

Хат авторлары шулай ук милли республикаларда яшәүче урыс гаиләләрен, уку елы чорында балаларны вакытлыча Мәскәү, Петербур, Сембер һәм башка шәһәрләргә күчереп торуны сорый, шулай итеп, үз балаларына "безнең сәясәтчеләргә түгел, безгә кирәкле" укыту програмнары нигезендә белем бирергә чакыра.

Татар телен урыс ата-аналары факультатив статуска күчереп, бары шимбә көннәрендә генә укытуны сорыйлар. "Канун нигезендә шимбә көнне бөтен Русия территориясендә, республикаларны да кертеп, ял көне итәргә, ә шимбә көнне Русиянең туган телләрен өйрәнү көне итеп, бөтен урыс телле мәктәпләрдә ихтыярый рәвештә туган тел көннәре уздырырга", дип яза хат авторлары.

Мөрәҗәгатьләрен алар махсус Җиңү көне алдыннан чыгарган, моны алар "ил эчендә фашизм үсүен" теләмәүләре белән аңлата.

Хатка кул куючылар арасында Татарстан урыс мәдәнияте җәмгыяте рәисе Михаил Щеглов, "Башкортстан урыслары соборы" оешмасының Мәдәният һәм тел сәясәте комитеты рәисе Виктор Афанасьев, Коми һәм Бурят республикалары урыс телле ата-аналары җәмгыятьләре вәкилләре бар.

Узган көздә Азатлык тикшерү уздырып, Татарстанда татар теленә каршы иң актив көрәшүчеләрнең бу республикадан булмавын, читтән килеп урнашканлыгын ачыклаган иде.

XS
SM
MD
LG