Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечня парламенты Русия президенты булып өч мөддәткә сайлану мөмкинлеге булдыруны тәкъдим итә


Владимир Путин һәм Рамзан Кадыров
Владимир Путин һәм Рамзан Кадыров

Элегрәк Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Русия президенты Владимир Путинның вәкаләтләрен арттыруны тәкъдим итте.

Чечня парламенты Русия президенты вазифасына өч мәртәбә сайлану мөмкинлеге бирүче канун өлгесе әзерләгән. Бу хакта парламент рәисе Магомед Даудов белдерде. Аның фикеренчә, Конституциягә мондый үзгәреш кертү Русиянең "демократик нигезләренә зыян китерми".

"РИА Новости" агентлыгы хәбәр итүенчә, Чечня парламенты республика башлыгы Рамзан Кадыров инициативасын хуплаган. Апрель урталарында Кадыров Русия президенты Владимир Путинга тагын да бер мәртәбә президент булып сайлану мөмкинлеге бирүне тәкъдим итте. Мисал буларак Кадыйров Кытай һәм Германияне китерде. Кытай халык республикасы рәисенең хакимияттә тору вакыты чикләнмәгән. Германидә исә Ангела Меркель дүртенче тапкыр канцлер булды.

Ул вакытта Кадыров ил башлыгы үзен яхшы хис иткәндә бернинди яңа президент турында уйларга да кирәкми дип әйтте. Чечня башлыгы фикеренчә, әгәр Путин үзе каршы булмаса, Федерация шурасы һәм Русия думасы президент мөддәтен озайту мәсьәләсен референдумга чыгарырга тиеш.

Дүшәмбе көнне Путин дүртенче тапкыр президент вазифасына кереште.

2008 елда президент булып сайлангач Дмитрий Медведев президент мөддәтен дүрт елдан алты елга кадәр озайтуны күздә тоткан канунны имзалады.

XS
SM
MD
LG