Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы Навальный штабы координаторы 30 тәүлеккә сак астына алынды


Лилия Чанышева
Лилия Чанышева

Лилия Чанышева урам чарасын оештыру тәртибен кабат бозуда гаепләнде.

Уфадагы мәхкәмә Навальный штабының җирле координаторы Лилия Чанышеваны 30 тәүлеккә сак астында калдырды. Чанышева 5 май көнне "Ул безгә патша түгел" чарасы белән бәйле тоткарланды, ди аның тарафдарлары.

Аны тоткарлау турында алдагы көнне билгеле булды. Шул ук көнне мәхкәмә Уфа штабының юристы Федор Телинны 25 тәүлеккә сак астында алу карарын чыгарды. Аны акция узгач протокол тутыру өчен полициягә чакырдылар һәм шунда ук мәхкәмәгә илтттеләр.

5 май көнне Уфадагы чарага шәһәр хакимияте рөхсәт бирмәде. Навальный тарафдарларына аны шикаять итү дә мөмкин булмады.

XS
SM
MD
LG