Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстаннар "Үлемсез полк"ка республика символлары һәм татарча язулар белән чыкты


Казанда "Үлемсез полк" йөрөше
Казанда "Үлемсез полк" йөрөше

Татарстанда 9 май көнендә авыл һәм шәһәрләрдә республиканың дәүләт символлары, татарча язулар белән чыгучылар да булды. Соңгы вакытта урыс солдаты җиңде дип белдерүләрнең ешаюына ризасызлар да бар.

Мәскәү тарафыннан урыс теленнән кала милли телләргә басым барганда, мәктәпләрдә укытуны ата-аналар теләгенә калдыруны кануныйлаштырырга омтылганда "Үлемсез полк" йөрешенә әтиләренең бабаларының исемнәрен татарча язып, Татарстан әләме төсендә тасма тагып чыгучылар да бар иде.

Татарстаннар "Үлемсез полк"ка исемнәрне татарча язып чыкты
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:05 0:00

Шагыйрә Илсөяр Иксанова хәзер урыс солдаты җиңүе дигән төшенчәнең кертелүенә каршы. Казандагы йөрешкә ул бабасының исемен татарча язып чыккан иде.

Хәзер "урыс солдаты җиңде" дип әйтәләр. Менә бу бик йөрәгемә тия

"Элек безнең "совет солдаты" дигән төшенчә бар иде. Хәзер "урыс солдаты җиңде" дип әйтәләр. Менә бу бик йөрәгемә тия. Сугышта татарлар да, чуашлар да, марилар да, украиннар да катнашкан. Бу сугышта безнең татарларның да башларын салуларын күрсәтергә теләдек, исемнәрен дә бозып язасы килмәде", ди Иксанова. Аның апасының улы Самат рәсемнәр астына татарча яздырган һәм ул: "Бу бик мөһим", дип әйтә.

Кыргызстанның Бишкәк шәһәрендә туып-үскән, хәзер Казанда яшәүче Рамил дә кулына татарча язулы рәсем күтәреп чыккан иде. "Мин татар телен өйрәнәм", диде Рамил Азатлыкка.

Йөрештә катнашкан Гөлнара: "Без татар илендә яшибез һәм шуңа күрә, горурланып татарча язарга тиешбез дип саныйм", диде.

"Үлемсез полк" йөрешендә Камал театры артисты Фәнис Җиһанша күкрәгенә яшел, ак һәм кызыл төсле тасма таккан. "Татар тасмасы да тактым, чөнки вакыйгалар безнең Татарстаныбызда бара бит. Бабамның исемен, фамилиясен дә татарча яздым. Камал театры артисты буларак, исем-фамилиясенә хилафлык китерәсем килмәде", диде Азатлыкка Җиһанша.

Тинчурин театры артисты Исламия Мәхмүтова да үзенең туганнарының рәсемнәре астына исем-фамилияләрен татарча язган. "Үзебезнең татар егетләребез сугышып йөргән, үзебезнең әтиләребез, әнә шуңа күрә татарча яздым", ди Исламия ханым.

Арча районы Орнашбаш авылындагылар "Үлемсез полк" йөрешенә Татарстан байрагын да күтәреп чыкты.

Арча районы Орнашбаш авылында Җиңү бәйрәмендә Татарстан әләме
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:27 0:00

9 майда Казанның Җиңү паркында Татарстан президенты, Дәүләт шурасы, республика хөкүмәте исеменнән куелган чәчәк янында фотога төшүчеләр дә булды. Аларның берсе Теләче районы Балыклы авылыннан килгән Рәйсә апа Хәбирова иде. Әтисе сугышка киткәндә аңа биш яшь кенә булган.

Рәйсә Хәбирова
Рәйсә Хәбирова

9 май алдыннан активистлар "Үлемсез полк"ка татар исемнәрен латин, гарәп имласында язарга чакырган иде. Алар сугышка кадәр татар имласының ике тапкыр: башта гарәптән латинга, ә аннан соң латиннан кириллга үзгәртелүен искә алып, ата-бабалары туган вакытта булган әлифбага тугрылыкта калырга өндәде. Әмма йөрештә Казанда андый язулы портрет тотканнар күренмәде.

XS
SM
MD
LG