Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия "гасыр сайлавына" әзерләнә


Эрдоган Лондон сәфәре вакытында тарафдарларын сәламли. 13 май 2018
Эрдоган Лондон сәфәре вакытында тарафдарларын сәламли. 13 май 2018

2018 елның 24 июненә билгеләнгән президент һәм парламент сайлавын Төркиядә гасыр вакыйгасы дип атап була. Сайлау алды кампаниясе ураза вакытына туры килде.

Төркиядә бар көчкә сайлау алды чаралары бара. Төркия президенты һәм ул идарә иткән АК партия берничә ай дәвамында сайлауларның алдан узачагы турындагы имеш-мимешләрне инкарь итеп килсә дә, күптән түгел Эрдоган моны раслады. 2018 елның 24 июненә билгеләнгән президент һәм парламент сайлавын гасыр вакыйгасы дип атап була: 2017 елның апрелендә оештырылган Конституция референдумыннан соң инде бу җәй көнне үк ил супер-президент идарә формасына күчәргә тиеш, ә Эрдоган җәмгыятьне тагын да бүлгәләп тагын ун ел идарә итү мөмкинлеген алачак. Шуңа президент һәм аның партиясе сайлауда җиңү өчен бернәрсәне дә кызганмаячак.

Сайлау ярты елга диярлек алгарак күчерелде

Сайлау 3 ноябрьдән 24 июньгә, ягъни ярты елга диярлек алга күчерү сәбәбе итеп Төркия хакимиятләре төбәктәге сәяси тотрыксызлыкны, аеруча күрше Сүриядәге хәлләрне атый. Моннан тыш, хакимияттәге идарә фиркасе вәкилләре белдерүләренчә, сайлауларны иртәрәк уздыру инвестицияләр өчен зыян салучы билгесезлекне киметәчәк. Шулай сайлауларны иртәрәккә күчерү Төркиядә аеруча да таралган сайлау алды популистик чараларына чыгымнарны киметәчәк диелә. Һәм ниһаять Эрдоган премьер-министр вәкаләтен юк итү нәтиҗәсендә барлык башкарма хакимиятне ил башлыгы контроленә күчереп илнең бюрократик аппаратын бетерүне тизләтү кирәклеген әйтте.

Рәсми булмаган чыганаклар исә сайлауларны күчерү икътисади хәлләргә караганда, Эрдоганның җиңүендә һәм хакимиятне туплый алудагы шансларына шикләнүенә бәйле дип белдерә.

Киләсе ун елда Эрдоганга президент кәнәфиенә менеп утыру өчен берни дә комачауламый. Ул республиканың соңгы 90 елында илнең иң популяр сәясәтчесе булып кала. Монда аның фиркасенең киләчәк язмышы борчу тудыра, чөнки Эрдоган партиясеннән максатчан сайлаучылар, ягъни консерватив һшм милләтчел карашлы төркиләрне үз ягына аудара алырлык реаль сәяси альтернатива барлыкка килде.

Мераль Акшенер
Мераль Акшенер

2017 елның октябрендә харизматик Мераль Акшенер җитәкчелегендә элекке Милли хәрәкәт патиясенең билгеле вәкилләре тарафыннан оештырылган İyi Parti (Яхшы партия) төрки җәмгыятьнең консерватив өлеше һәм АК партия сәясәтеннән азмы-күпме канәгатьсез булганнарның игътибарын шунда ук җәлеп итте. Эрдоганның сәяси амбицияләре һәм аның хәтта үз партиясендә дә оппозицион фикер белдерүчеләрне бастыруы барысына да ошый дип әйтеп булмый.

Яхшы партиянең уңышы социологик сораштыру нәтиҗәләрендә дә күренә. Инде сайлауда катнашуы турында игълан иткән партия лидеры Акшенер хәтта беренче раундта ук 40% тавыш җыяр дип фаразлыйлар. Партиянең 20% тавыш казану шансы бар.

Республиканы оештырган Мостафа Кемал Ататөрек васыять иткәнчә, оппозициядәге төп Халык республика партиясе (СНР) кебек үк, Яхшы партия җиңгән очракта Төркиягә парламент идарәсен кайтарырга вәгъдә итә.

Моны инде сайлауларны якынракка күчереп, үзенең көндәше булган Яхшы партиягә әзерлек өчен вакыт калдырмауны күздә тоткан Эрдоганның планнары һәм амбицияләренә турыдан-туры каршы кую дип бәяләп була.

Эрдоган сәясәтеннән җәмгыятьтә талчыгу барлыкка килде

Эрдоган җитәкчелегендәге Төркия хакимиятенең тотрыксыз сәясәтеннән җәмгыятьтә талчыгу барлыкка килде. Аеруча тышкы сәясәт өлкәсендәге билгесезлек канәгатьсезлек тудыра. Төркиянең халыкара мохиттә, бигрәк тә Сүрия мәсьәләсендә Русия белән АКШ арасында бәргәләнгәне күренә. Төркия җәмгыятендә бу аптыраш тудыра. Әлбәттә төрекләр өчен иң мөһим мәсьәлә булып икътисадтагы хәлләр тора. Ел азагыннан бирле илнең акчасы АКШ долларына карата 7% югалтты. Эшсезлек югары дәрәҗәдә – 10-12% тирәсендә кала. Яшьләр һәм күптән түгел югары уку йортын тәмамлаучылар арасында бу тагын да югарырак. Европаның төзекләндерү һәм үсеш банкы фаразлавынча, 2018 елны Төркиянең икътисади үсеше 7,4%тан 4,2% ка төшәчәк.

Икътисади һәм сәяси проблемнар Төркия хакимиятен сайлау алды кампаниясен агрессиврак алып баруга этәрә. Эрдоган һәм аның партиясе узган кампанияләрдәге тәҗрибәне истә тотып берничә сценарийны кулланырга әзер.

Мәрмәрис урамында ике сайлаучы нард уйный
Мәрмәрис урамында ике сайлаучы нард уйный

Беренчедән, узган елгы референдум вакытында эшләнгән кебек хакимият Көнбатыш дөнья белән низаг тудырачак. Үзләрен янәсе көчле лидер янында туплау өчен быел хакимият Эгей диңгезенең берничә утравына бәйле Греция белән низагка барырга мөмкин. 1996 елны әлеге мәсьәлә Афин белән Әнкара арасында хәрби низагка кадәр барып җитә язды. Хәзер Көнбатыш Төркиягә каршы эш алып бара дигән мәгънә салу һәм сайлаучыларда шундый хис тудыру өчен әлеге хәл ителмәгән низагны китереп чыгару хакимият өчен бик урынлы булыр иде.

Хакимият ураза аенда дини пропаганданы да кулланачак

Шулай ук узган сайлаулар вакытында кебек Төркия хакимияте дини пропаганданы да кулланачак. 15 майдан 14 июньгә кадәр дәвам итәчәк Рамазан аенда Төркиядә күпчелек халык ураза тотачак. 15 июнь Ураза гаете башлана. Бер ай дәвамында дәүләтнең рәсми дин эшлеклеләре караучыларны, тыңлаучыларны һәм турыдан-туры булмаса да мәчеткә килүчеләрне тавышларын "Төркия мөселманнары һәм тынычлык өчен бик күп эшләгән" идарә партиясе һәм аның җитәкчесе Эрдоганга бирергә чакырачак.

Барлык бу адымнар 90% президентка лояль булган кешеләр тарафыннан контрольдә тотылган массакүләм мәгълүмат чараларында пропаганда белән якланачак. Оппозициягә тапшырулар өчен җитәрлек платформа бирелмәячәк. Бәйсез күзәтүчеләр билгеләп узуынча, Төркиядә эфир вакыты идарә партиясенә күбрәк бирелүе сизелә. Хәзер дә Төркия каналларының көннәр буе кемне күрсәтүеннән барысын да чамалап була.

Русияләргә Төркиядә ялларын уздыру мәсьәләсендә борчыласы юк. Төркия хакимияте курорт урыннарын сәяси тормыш ыгы-зыгысыннан нык саклый. Быел Төркия Русиядән биш миллионнан артык кеше килер дип көтә. Бу ике ил арасындагы дуслыкның төп күрсәткече.

Тимур Әхмәтов
Якын Көнчыгыш белгече, Әнкара

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG