Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбург мәхкәмәсе Telegram-га Русиядә томалану турында шикаять тапшырырга тәкъдим итә


Мәскәүдә Telegram-ны яклау чарасы
Мәскәүдә Telegram-ны яклау чарасы

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Telegram-ның Русиядә томалануы турындагы шикаятен карарга әзер.

Бу хакта "Агора" халыкара хокук яклау төркеме җитәкчесе Павел Чиков хәбәр итә. Моннан тыш, Чиков сүзләренчә, былтыр октябрьдә мессенджерга салынган 800 сум күләмендәге штраф турындагы шикаятьне Страсбург мәхкәмәсе инде теркәгән. Әлеге штраф Telegram ФСБга хәбәрләшү кодларының ачкычларын тапшырмаган өчен салынган иде.

8 майда Telegram Русиянең Югары мәхкәмәсенең ФСБга кулланучыларның хәбәрләшү кодлары ачкычларын тапшыру таләбен кануни дип таныган карарын шикаять иткән иде.

16 апрель Русиядә мәхкәмә карары белән Telegram мессенджерын һәм аның белән бәйле IP-адресларны томалау башланды. Роскомнадзор Telegram ФСБга хәбәрләшү кодлары ачкычларын тапшырганчыга кадәр томалаулар дәвам итәчәге турында белдерде.

Русиядә, шул исәптән, Казанда да, Telegram-ны яклап "Ирекле интернет өчен" дип аталган чаралар уза.

XS
SM
MD
LG