Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар активистлары Иске Казанда агач утырту өмәсе оештырды


Иске Казанда Гаяз Исхакыйга атап агач утырту
Иске Казанда Гаяз Исхакыйга атап агач утырту

"Азатлык" татар яшьләр берлеге активистлары Иске Казан тарихи тыюлыгына барып өмә уздырды, татар халкының бөек шәхесләренә атап агачлар утыртты.

Берлек лидерларының берсе Наил Нәбиуллин Азатлыкка сөйләвенчә, якшәмбе башта алар Казансу буендагы күпер янын чистарткан. "Бик күп пыяла, пластик шешә җыелды", диде активист.

Моннан тыш, яшьләр татар халкының Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Исхакый, Садри Максуди кебек бөек шәхесләренә атап миләш һәм шомырт агачлары да утырткан.

"Билгеле булганча, 2018 елны без "Милләт аталары елы" дип игълан иткән идек. Әлеге агачлар бөек шәхесләребезнең исемнәрен мәңгеләштерү, аларның даннарын, исемнәрен тарату өчен утыртылды", диде Нәбиуллин.

"Азатлык" оешмасы Иске Казанда мондый өмәләрне ел саен май аенда ясый, агачлар утырта.

XS
SM
MD
LG