Accessibility links

Кайнар хәбәр

Telegram-ны томалау тырышлыгы нәтиҗәсендә Татарстан сайтлары да зыян күргән


Казанда Telegram-ны яклау митингында. 13 май, 2018
Казанда Telegram-ны яклау митингында. 13 май, 2018

Роскомнадзорның Татарстан идарәлеге республика сайтларында Telegram мессенджерын томалау белән бәйле булырга мөмкин проблемнар турында 96 мөрәҗәгать кабул иткән.

Бу хакта Роскомнадзор хәбәренә сылтанып Татар-информ яза. Тикшерү вакытында күрсәтелгән IP-адреслар тыелган сайтлар исемлегенә кертелмәгәнлеге ачыкланган.

"Татарстанның берничә ширкәтенең интернет-ресурслары Telegram-ның томалауны урап узарга тырышуы нәтиҗәсендә зыян күргән" диелгән Роскомнадзор хәбәрендә.

Күптән түгел "Ана теле" сайтының да берничә атна эшләмәве турында хәбәр ителде. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының сүзчесе Фәридә Ишморатова хилафлыкларны төзәтү эшләре бара дигән иде. Кайбер мәгълүматларга караганда, "Ана теле" сайтына да Роскомнадзорның Telegram-ны томаларга тырышуы нәтиҗәсендә зыян килгән.

XS
SM
MD
LG