Accessibility links

Кайнар хәбәр

Социаль челтәрләр: кайбер провайдерларда "Ана теле" сайты ачылмый


"Ана теле" сайты
"Ана теле" сайты

Социаль челтәрләрдә "Ана теле" сайтының инде берничә атна эшләмәвен хәбәр итәләр. Аерым провайдерлар сайтны ача, кайберәүләр – юк.

"Вконтакте" социаль челтәрендә кулланучылар "Ана теле" сайтын ача алмауларына зарлана. Бу хакта алар татар телен өйрәнү төркеменә яза. Бер кулланучы ресурсның инде 3 атна эшләмәвен хәбәр итә. Аерым провайдерларда сайтны прокси хезмәтләрсез ачып булмый.

​Шул ук вакытта кайбер кулланучылар сайтның бернинди проблемсыз ачылуын яза. Аерым кулланучылар сайтның ачылмавын Роскомнадзор эшчәнлеге белән бәйли. Telegram мессенджерын томаларга тырышып, әлеге дәүләт оешмасы миллионнарча ip-адресларны да томалады, нәтиҗәдә тыелмаган сайтларга керү белән дә проблемнар ачыклана башлады.

Азатлык "Ана теле" сайтын тикшереп, төрле провайдерларны сынап карады. Таттелеком, МТС, Мегафон, Tele2 хезмәтләрен кулланучыларда сайт ачылмый. Без тикшергән Билайн һәм Дом.ру хезмәтләрендә сайт ачыла.

Әлеге вазгыятьне ачыклау максатыннан Азатлык Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать итте. Министрлык сүзчесе Фәридә Ишморатова белдерүенчә, хилафлыкларны төзәтү эшләре бара. Сүзче сайтның аерым провайдерларда эшләмәү сәбәпләрен аңлата алмады.

16 апрель көнне Русиядә мәхкәмә карары белән Telegram мессенджерын һәм аның белән бәйле IP-адресларны томалау башланды. Шул исәптән Amazon һәм Google болыт хезмәтләре дә зыян күрде.

Нәтиҗәдә йөзләгән онлайн-сервислар, шул исәптән, интернет кибетләр, курьер хезмәтләре, онлайн уеннар, Microsoft ширкәте хезмәтләре, Viber мессенджеры һәм "Одноклассники" социаль челтәре эшләми торды. Telegram​ үзе VPN​ сервисын кулланмаган очракта да эшләвен дәвам итә.

XS
SM
MD
LG