Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда ау вакытында хөкемдарны үтергән прокурорның иреген 8 айга чикләгәннәр


Башкортстанның Балакатай районы хөкемдарын ау вакытында атып үтергән Мәчетле районының элекке прокуроры Динар Шакировка сигез айга ирегеннән мәхрүм итү карары чыккан.

Әлеге вакыт аралыгында Шакиров яшәү урынында булырга, беркая да чыкмаска һәм айга бер тапкыр районның хөкем карарын үтәтү инспекциясендә теркәлергә тиеш дип яза Мксеть.

41 яшьлек хөкемдар Азат Шакиров былтыр 16 ноябрьдә Мәчетле районы хастаханәсендә җан бирде. Аңа прокурор булып эшләүче Динар Шакиров ау вакытында ялгыш аткан булуы ачыкланды.

Прокурор Шакиров аткан вакытта хөкемдар Шакиров машинада булган. Пуля машинаның тәрәзәсен тишеп кереп хөкемдарның муенына тигән.

Саксызлык белән үтерү маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган иде.

XS
SM
MD
LG