Бу хакта "Бизнес Online" яза. Басма парк эскизларын да китерә.
Концепциянең авторы Алмаз Вәлиуллин "без аның тормышын өйрәндек, әлеге мәгълүмат нигезендә ачык һавада музей ясарга, татар авылының мәдәниятен һәм көнкүрешен, ничек итеп мохитнең шундый кеше тәрбияли алуын, аның нинди кызыксынулары булганын күсрәтергә теләдек" дигән.
Һәйкәл куелган очракта, ул "республиканың бөтен районнары уеп ясалган" фонтан булырга тиеш диелә.
Татарстан президенты ярдәмчесе Наталия Фишман паркның концепциясен Шәймиевкә күрсәтелде, ул аны хуплады дип белдергән.
Парк элекке президент, хәзерге дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевнең туган авылы Әнәк һәм күрше Пучы авылы арасында булыр дип планлаштырыла.
Элегрәк КФУның Татарстан урамында урнашкан Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының актлар залына республиканың элекке президенты Миңтимер Шәймиев исеме биреләчәге дә игълан ителгән иде.