Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда "Соңгы кыңгырау" көнне хәмер сатуны тыячаклар 


"Соңгы кыңгырау" бәйрәме көнне Башкортстанда хәмер сату тыела, дип кисәтә республиканың сәүдә буенча дәүләт комитеты.

Комитет рәисе Гүзәл Асылова аңлатып узганча, мәктәптәге соңгы уку көнен бәйрәм итү вакытында алкоголь продукциясен сатуны тыю профилактик һәм тәрбияви максаттан эшләнә.

“Соңгы кыңгырау” быел Башкортстанда 24-25 май көннәрендә узачак. Бу көнне спиртлы эчемлекләр сатуны тыя торган канун Башкортстанда 2017 елда кертелгән иде. Тыюны бозучылар акчалата җәзага тартыла.

Аерым көннәрдә спиртлы эчемлекләр сатуны тыю карарын төбәкләр үзләре чыгара ала. Башкортстаннан тыш, мәктәпне тәмамлауны бәйрәм итү көнендә Бурятия, Удмуртия, Чуашстан, Хакасия һәм башка төбәкләрдә хәмер сату тыела.

Татарстанда активистлар Рамазан аенда хәмер сатуны тыюны таләп итеп, ялгыз пикетка чыкты. Әлеге темага зур пикет уздырырга рөхсәт бирелмәде.

XS
SM
MD
LG