Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда кырымтатар депортациясен искә алу митингы узды


Истанбулда митингта катнашучылар. 19 май 2018
Истанбулда митингта катнашучылар. 19 май 2018

Истанбул митингында кырымтатарларны сөрү, Русиянең Кырымны аннексияләве һөкем ителде.

19 май Төркиянең Истанбул шәһәрендә кырымтатарларны илләреннән сөрүне искә алу митингында советлар хакимиятенең әлеге милләткә булган гамәлләре һәм 2014 елда Русиянең Кырымны аннексияләве һөкем ителде. Бу хакта резолюция кабул ителде дип Крым.Реалии хәбәр итә.

Чараны Истанбулның кырымтатар җәмәгатьчелеге һәм Чаталҗа (Çatalca) җәмәгатьчелеге оештырды. Митингта Украинаның Төркиядәге консуллыгы, Төркия хакимияте, илдәге сәяси фиркаләр вәкилләре, Украина ватандашлары, Кырымнан китәргә мәҗбүр булган кырымтатарлар катнашты.

Митинг 1944 елда кырымтатарлар депортациясенә багышланган һәйкәл янында үтте. Корбаннарны минутлык тынлык белән искә алдылар, Төркия һәм кырымтатар гимннары яңгырады. Һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре чыгыш ясады.

18 май Казанда үткән митингта кырымтатарларның хокуклары үтәлүне таләп иттеләр. Җомга Кырымда һәм Украинаның төрле шәһәрләрендә кырымтатар сөргене корбаннарын искә алу чаралары узды.

XS
SM
MD
LG