Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда кырымтатарларның хокуклары үтәлүен таләп иттеләр


Казандагы пикет

Казанда кырымтатар сөргененең 74 еллыгына багышланган чарада 50гә якын кеше катнашты. Сөргенгә Кырымда яшәүче алты меңләп казантатары да җибәрелә.

Татар иҗтимагый үзәге оештырган әлеге чара кырымтатар сөргене корбаннары рухына дога кылудан башланды. Килүчеләр кулларында "18 май 1944 ел - татарлар Кырымнан куылды! Геноцид корбаннарын онытмыйк!", "Нет репрессиям против крымских татар", "Глава Крыма Аксенов! Вы саботируете выполнение указа президента РФ от 21.04.2014 "О мерах по реабилитации крымских татар"!", "Требуем восстановления крымско-татарской республики!", "Свободу Фазилу Ибраимову - борцу за права крымско-татарского народа!" дип язылган шигарләр тотып торды.

Казанда кырымтатар сөргене корбаннары искә алынды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:33 0:00

Чыгыш ясаучылар кырымтатарларның бүгенге көндә дә авыр шартларда яшәүләре турында сөйләде. Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев әйтүенчә, кырымтатарларның бүгенге көндә дә җир, милек мәсьәләсе хәл ителмәгән. Аларның яңадан төзегән йортларын канунсыз дип атап җимерәләр, җирләрен тартып алалар.

"Кырымтатарларга, репрессиягә эләккән халык буларак, төрле ташламалар каралырга, җир бирелергә тиеш. Ләкин Кырымның хакимияте, аның башлыгы Сергей Аксенов бу фәрманны үтәми", диде ул Русия президенты тарафыннан 2014 елның 21 апрелендә имзаланган реабилитация чаралары турындагы фәрманны истә тотып.

Кайбер мәгълүматларга караганда, 1944 елның 18 маенда Кырымнан сөрген ителгән 200 меңләп кырымтатар белән бергә Кырымда яшәгән алты меңләп казантатары да булган. Кырымда яшәгән Люция Кәримованың әти-әнисе дә репрессиягә эләгә. Аларны Үзбәкстанга сөрәләр. Аның әйтүенчә, 2014 елдан башлап, Кырымның Русия тарафыннан басып алынуы кырымтатарларны борчуга сала.

Люция Кәримова чыгыш ясый
Люция Кәримова чыгыш ясый

"Бу тел үсешенә дә кагыла. Барысы да дәүләт теле буларак кабул ителгән өчтеллелекнең чынлыкта үтәлмәвеннән башланды. Дәүләт теле дип игълан ителгән бернинди өч тел дә юк. Хәтта элмә такталар да өч телдә түгел. Ни сәбәпле өчтеллелек үтәлми дигән сорауларга төгәл аңлатма бирелмәгән язулар гына килә", дип сөйләде Кәримова.

Үзенең чыгышында ул Мәкәүдән куелган Кырым түрәләренең Русия кануннарын бозып та бернинди җавапка тартылмаулары турында гаҗәпләнеп сөйләде.

“Узган ел Кырымның (элекке - ред.) прокуроры Наталья Поклонская 9 май Хәтер көнендә патша иконасын күтәреп, килештермичә тәре йөрешен оештырды. Бу хакимият белән килештерелмәгән иде, аңлатма бирегез дип җибәрелгән мөрәҗәгатьләремә формаль язулар гына килде. Ә кырымтатарлар килештереп пикет оештырса да, канун бозасыз дип шундук бәйләнә башлыйлар”, диде Люция ханым.

XS
SM
MD
LG