Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чубаров: ФСБ Мәҗлесне халыкара җәмәгатьчелек алдында пычратырга тырыша


Рефат Чубаров
Рефат Чубаров

Русия тарфыннан аннексияләнгән Кырымда ФСБ хезмәткәрләре Украина Югары Радасы депутаты ярдәмчесе Мостафа Җәмилев оештырган "экстремистик төркем" ачуы турында хәбәр итте. Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров ФСБның бу белдерүен Мәҗлесне халыкара җәмәгатьчелек алдында пычрату тырышлыгы дип атады.

Кырымтатар халкы Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров ФСБның бу белдерүен Мәҗлесне халыкара җәмәгатьчелек алдында пычратып күрсәтү тырышлыгы дип атады. Бу хакта "Крым.Реалии" яза.

Украина иминлек хезмәте Русия махсус хезмәтләренең Кырымда Украина ярдәмендә "эсктремистик төркем" оештырыулы дөреслеккә туры килми дип белдерде. Украина тышкы эшләр министрлыгында тоткарлауларны халыкара мәхкәмәләрдә шикаять итәргә вәгъдә иттеләр.

Элегрәк Русиянең федераль иминлек хезмәте аннексияләнгән Кырымда ФСБ хезмәткәрләре Украина Югары Радасы депутаты ярдәмчесе Мостафа Җәмилев оештырган "экстремистик төркем" ачуы турында хәбәр иткән иде. Бу хакта хезмәтнең сайтында хәбәр ителә. Анда Русиядә тыелган кырымтатар халкы Мәҗлесе лидеры Рефат Чубаров кушуы белән Эрол Велиев төркем оештырган диелә. ФСБ мәгълүматынча, Вәлиевка Украинаның иминлек хезмәте ярдәм иткән.

Белдерүдә әйтелгәнчә, төркем Харьковта барлыкка килгән. ФСБ белдерүенчә, Велиевтан тыш анда боксчылар Стешенко һәм Третьяков та кергән. Төркемнең максаты "Русия тарафлы кырымтатарларга һөҗүм ясау һәм Кырымда милләтара киеренкелекне арттырыру" дип хәбәр ителә. Русия махсус хезмәтләр мәгълүматына караганда, 2018 елның башында төркем әгъзалары, имеш Кырым мөфтие Эмирали Албаевның йортына ут төрткән. Кырымда уздырган һәр чара өчен аларга 500 АКШ доллары күләмендә акча вәгъдә ителгән дип яза ФСБ.

Велиевка карата экстермистик төркем оештыру һәм аңа кешеләр җәлеп итү маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Төркемнең тагын ике кешесенә экстремистик оешмада катнашу маддәсе нигезендә эш ачылган.

Бүген Бакчасарайда ике кырымтатар тоткарлануы турында да билгеле булды. Алар Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына катнашуда шикләнелә.

Русия аннексиясеннән соң Кырымда бәйсез журналистларның, кырымтатар хәрәкәте активистларының, Русиядә тыелган Кырымтатар халкы мәҗлесе әгъзаларының, шулай ук "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда шикләнелгән кешеләрнең йортларында даими тентүләр узып тора.

XS
SM
MD
LG