Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Коммерсантъ": Чит ил инвесторлары Русиядән китә башлаган


Архив фотосы

Инде бер ай дәвмында чит ил инвесторлары Русиядән акчаларын чыгара. Бу Русиянең Көнбатыш белән киеренке мөнәсәбәтләренә бәйле ди белгечләр.

Emerging Portfolio Fund Research (EPFR) мәгълүматына караганда, узган атна эчендә генә дә Русия хиссәләренә караган фондлардан 112 млн доллар акча чыгарылган дип яза "Коммерсантъ".

Русия базарына карата шундый түбән кызыксыну АКШ һәм Русия арасындагы киеренкелеккә бәйле, дип саный "Ингострах-Инвестиции" активлары белән идарә итүче Валентин Журба. Аның сүзләренчә, инвесторлар яңа чикләүләр кертелүдән курка. Нефть бәясенең артуы да инвесторлар өчен арткы планга күчкән.

Алдагы айларда вазгыять шулай дәвам итәчәк ди белгечләр. "Фридом Финанс" ширкәте вәкиле Георгий Ващенко сүзләренчә, санкцияләрнең киңәюеннән курку, тискәре геосәяси вазгыять киләчәктә дә халыкара инвесторларның Русиягә керергә теләмәүләре өчен нигез булып торачак.

2014 елны Кырым аннексиясеннән соң Русиягә АКШ һәм Европа берлеге икътисади чикләүләр кертте. Алар даими озайтылып тора.

Монна тыш, Америка дошманнарына каршы тору турында Конгресс былтыр кабул иткән канунга ярашлы Кушма Штатлар 6 апрельдә Русиянең 24 ватандашына һәм 14 ширкәтенә чикләүләр керткән иде. Исемлектә Олег Дерипаска һәм Виктор Вексельберг кебек эшмәкәрләр һәм шулай ук түрәләр бар. Нәтиҗәдә рубль бәясе һәм Мәскәү биржасы котировкалары төште. Моннан тыш, Дерипасканың "Русал" ширкәтенең хиссәләре арзанайды.

XS
SM
MD
LG