Accessibility links

Кайнар хәбәр

Екатеринбур мэры Евгений Ройзман вазифасыннан китүен белдерде


Евгений Ройзман
Евгений Ройзман

Екатеринбур мэры Евгений Ройзман вазифасыннан китүе турында белдерде. Ул моны шәһәр мэрын турыдан-туры сайлап кую мөмкинлеге бетерелү белән аңлатты.

Ройзман үзенең әлеге карары турында шәһәр думасы утырышында игълан иткән. Утырышта Екатеринбурда мэрларны турыдан-туры сайлау мөмкинлеге бетерелгәннән соң шәһәр уставына үзгәрешләр кертүне хупларга тиеш иделәр. Шәһәр думасын җитәкчелек иткән Ройзман бу сорауны утырышның көн тәртибенә кертүдән баш тарткан булган.

Мэр үзенең Твиттер битендә кешеләрне алдауда катнашмавы һәм вазифасыннан китүе турында язды.

Шәһәрнең сайлау комиссиясе рәисе сүзләренчә, әлегә бу белдерү генә, Ройзман язма рәвештә гариза тапшырмаган, шәһәр думасы аны кабул итмәгән.

Апрель башында Свердлау өлкәсенең канун чыгару җыены Екатеринбур шәһәре мэрын турыдан-туры сайлап куюдан баш тарту өчен тавыш бирде. Әлеге тәкъдимне өлкә губернаторы Евгений Куйвашев кертән иде. Хәзер шәһәр башлыгын дәүләт думасы депутатлары бәйге комиссиясе тәкъдим иткән намзәтләрдән сайлап куячак.

2 апрель Екатеринбурда мэрларны сайлап куюны бетерүгә каршы митинг узды. Аны шәһәр башлыгы Евгений Ройзман оештырды. Чарада берничә мең кеше катнашты. Алар Екатеринбурда мэр сайлауны саклап калуны һәм Куйвашевның вазифасыннан китүен таләп итте.

2013 елда оппозиция вәкиле Евгений Ройзман Екатеринбур мэры итеп сайланган иде. Аның фикеренчә, мэрны сайлап куюдан баш тарту - "Екатеринбурны түбәнсетү", чөнки халык мэр сайлауга хокуклы. Ләкин бу хәл өлкә губернаторын канәгатьләндерми диде Ройзман.

XS
SM
MD
LG