Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия Русиягә карата чикләүләрне кырыслатырга тели


Борис Джонсон
Борис Джонсон

Британиянең тышкы эшләр министры Борис Джонсон АКШның Русиягә керткән чикләүләрен нәтиҗәле дип саный һәм Европа берлегеннән чыкканнан соң Лондон да шундый адымнар ясарга мөмкин дип белдерә.

Әлегә Британия мондый карарларны Европа берлеге белән килештерергә тиеш, ләкин Брекзиттан соң Лондон кырысрак адымнар ясый алачак дигән Джонсон. Аның сүзләрен Bloomberg китерә.

21 май Британия парламентының түбән пулаты "Мәскәү алтыны: Британиядә Русия коррупциясе" дип аталган хисап чыгарды. Аның авторлары Русиядән килгән "пычрак акчалар" Британия тышкы сәясәтенә зыян сала дип белдерде. Алар ил җитәкчелеген "Путин тирәсендәге клептократларга һәм кеше хокукларын бозучыларга" карата чикләүләр кертергә, дөнья базарында Русиянең бурыч йөкләмәләрен урнаштыруны томаларга чакыра.

Конгресс былтыр кабул иткән Америка дошманнарына каршы тору турында канунга ярашлы Кушма Штатлар 6 апрельдә Русиянең 24 ватандашына һәм 14 ширкәтенә чикләүләр керткән иде. Исемлектә Олег Дерипаска һәм Виктор Вексельберг кебек эшмәкәрләр һәм шулай ук түрәләр бар.

Чикләүләр Кремльнең Украина, Сүриядәге гамәлләре, киберһөҗүмнәре һәм "Русяинең Көнбатыш демократиясенә зыян салырга омтылуы өчен кертелә диелә. Эшмәкәрләргә карата чикләү чараларын кертү аларның Русия хөкүмәтенә ярдәм итүе белән аңлатыла.

XS
SM
MD
LG