Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тоткарланучыны кыйнаган Нефтекама полициясе хезмәткәрләренә төрмә җәзасы соралды


Юрист Евгений Литвинов (с) һәм зыян күрүче Венер Мәрдәмшин (Җәзаларны булырмау комитеты фотосы)

Башкортостанның Нефтекама шәһәр мәхкәмәсендә Венер Мәрдәмшинны кыйнауда һәм ток белән җәзалаудан гаепләнгән полиция хезмәткәрләре Илвир Сәгыйтов һәм Радим Хәйруллин эше нигезендә фикер алышулар узды. Дәүләт гаепләүчесе аларга реаль төрмә җәзасы сорады.

Дәүләт гаепләүчесе Александра Маликова полиция хезмәткәрләренең гаепләре дәлилләнгән дип саный һәм мәхкәмәдән Сәгыйтовны алты елга, Хәйруллинны 4,5 елга төрмәгә утыртуны сорады. Бу хакта Җәзаларны булдырмау комитетының матбугат үзәге хәбәр итә.

Илвир Сәгыйтов һәм Радим Хәйруллинның эшен карау 2017 елның 1 ноябрендә башланды. Мәхкәмә тикшерүе барышында 15 утырыш узды. Полиция хезмәткәрләре гаепләрен танымады.

1 июньдә мәхкәмә Сәгыйтов һәм Хәйруллинның соңгы сүзен тыңлаячак һәм хөкем карарын игълан итү көнен билгеләячәк.

2016 елның 10 ноябрендә Венер Мәрдәмшин өеннән чыгып барганда аны дүрт ир кеше тотып ала, башына капчык кидерә һәм кулларына богау салып билгесез бер бинага алып килә. Соңрак моның полиция бүлеге булганлыгы ачыклана. Мәрдәмшин үзен резин таяклар белән кыйнаулары, электрошокер белән газаплаулары, өстәлләр арасына асып куюлары һәм бер ел элек югалган хатынны урлау җинаятен үз өстенә алырга кушулары турында сөйли.

Бу вакытта полиция хезмәктәрләре хәмерле эчемлекләр эчкән һәм эчке эшләр хезмәткәрләре көнен бәйрәм иткән диелә.

Икенче көнне Мәрдәмшинга полициягә бернинди дә дәгъвалары булмавы турында аңлатма язарга тәкъдим иткәннәр һәм хатын-кызның югалуы өчен җаваплылыкны үз өстенә алырдай кеше табуны сораганнар.

Ирнең баш мие селкенгән һәм тәнендә күп төрле җәрәхәтләр барлыгы теркәлгән. Аның хатыны Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән.

XS
SM
MD
LG