Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучы Илмир Имаев Украинаның сыену бирмәү карарын шикаять иткән


Илмир Имаев
Илмир Имаев

Казан хокук яклаучысы Илмир Имаев Украины миграция хезмәтенең качак статусы бирмәү карарын шикаять иткән. Имаевка Русиядә чыгарылган хөкем карары дәлилле һәм кануни булган дигәннәр.

Бу хакта Idel.Реалиига адвокат Антон Максимов сөйләгән. "Миграция хезмәте кире какты. Карарның нечкәлекләрен сөйли алмыйм, бу адвокат сере. Карар Львовның административ мәхкәмәсендә шикаять ителде" дигән Максимов.

Илмир Имаев та әлеге хәбәрне раслый. Хокук яклаучы сүзләренчә, миграция хезмәте аңа карата Русиядә чыгарылган хөкем карары нигезле һәм кануни дип тапкан.

"Мин лаеклы җәза алганмын дип белдерәләр. Чынлыкта исә миграция хезмәтендә сөйләшүдә мин "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы әгъзасы булып тормавымны, ләкин аның рухы миңа якын булуын әйттем", ди Имаев.

Аның фикеренчә, Украина миграция хезмәте карары нигезле түгел, чөнки Украина канунннары дәүләт оешмаларына үз карарларында башка ил кануннарына сылтануны тыя. Ул шикаяте канәгатьләндерелер дип өметләнә.

Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы вәкиле булуда шикләнелгән Илмир Имаев 2014 елның 18 декабрендә 3,5 елга хөкем ителде. Полициядә мөселман егетләрнең җәзалануын интернетта фаш иткән Имаев көч структуралары һәм ил җитәкчелеге эшчәнлеген тәнкыйтьләгән язмалар бастырган өчен гаепләнде. Ул былтыр 21 июльдә вакытын тутырып төрмәдән чыкты һәм Украинага кереп, миграция хезмәтеннән качак статусы сорады. Азатлыкка биргән бер интервьюсында ул "Украинада кеше хокуклары Русиягә караганда күбрәк яклана", дип белдергән иде.

Март аенда Украинаның миграция хезмәте Русиядә хизбутчылыкта гаепләнгән Казан эшмәкәре Илдар Вәлиевка да сыену бирүдән баш тартты.

XS
SM
MD
LG