Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илмир Имаев: "Украинада кеше хокуклары Русиягә караганда күбрәк яклана"


Илмир Имаев
Илмир Имаев

66 яшьлек блогер Илмир Имаев Украинадан качак статусы сорап мөрәҗәгать иткән. Ул Русиядә тынычлыкта калдырмаслар дип төрмәдән чыккач Украинага китәргә карар кылган.

Илмир Имаев быелның 21 июлендә иреккә чыкты. Барнаул үзәк мәхкәмәсе ул иреккә чыгар алдыннан аны күзәтү астына алу турында карар кабул итте. Имаев аны шикаять итте. 23 август мәхкәмә булырга тиеш иде. Имаев аны көтеп тормыйча, августның 20ләрендә Украианага китәргә карар кылган. Бу хакта аның үзе белән сөйләштек.

– Cез нигә Русиядән китәргә булдыгыз?

– Миңа анда тынгылык бирмәсләр иде дип уйлыйм. Алар мине куркыта алмаганнарын аңлады, мин үз эшчәнлегемне туктатмаячакмын. Мөселманнарны эзәрлекләүләрне дөньяга чыгарам. Иреккә чыкканнан соң мин өйдә айдан кимрәк вакыт булдым, мәхкәмәләргә йөрдем, түзә алмыйча үз сүземне әйтеп торганга, бер мәхкәмәдән мине чыгарып җибәрделәр.

– Сез күптән Украинадамы?

Русиягә караганда кеше хокуклары һәм ирекләре монда күбрәк яклана

– Августның 20ләреннән мин монда инде. Украинаның Европага йөз тотып үсеш юлында булуын аңладым. Бу ил ватандашлары мәйданга чыгып үз сүзләрен әйтә ала. Русиягә караганда кешеләрнең хокуклары һәм ирекләре монда күбрәк яклана. Шулай да, миграция хезмәтендә эшләүче түрәләр белән аралашканда, мин үз хокукларым бозылды дип тә саныйм. Львив өлкәсендәге миграция хезмәтендә эшләүче ханым минем качаклык гаризамны караганда (канун нигезендә 15 көн эчендә ул каралып хуплана йә булмаса кире кагыла - ред.) минем теркәлүне таләп итте.

Мин үз тормышымны һәм ирегемне коткарам, ә минем акчам юк, торыр урыным юк, һәм мин кайдадыр торак табарга, аның хуҗасы белән теркәлү өчен килешергә тиешмен. Әлеге ханымнан теркәлү турында канунга ни язылганын күрсәтүне сорадым, ә ул андый канун бар дип кенә әйтте, нечкәлекләрен ачмады. Шуннан соң мин илнең миграция хезмәтеннән канунга нигезләнгән аңлатма бирүләрен сорадым. Мәхкәмәгә шикаять итү мөмкинлеге булсын өчен. Карарбыз, ни булып бетәр.

– Русиядән киткәндә чиктә проблемнар булмадымы?

Чикне канунсыз уздым. Болай чыгармаслар иде

– Мин чикне канунсыз уздым. Башта Мәскәүгә бардым, ә аннары урманнар аша диярлек Украинага кердем. Болай мине чыгармаслар иде. Киткәч эзли башладылар.

ФСБ һәм Татарстандагы экстремистлыкка каршы үзәк колониядә утыручы минем танышым Илдар Шәйхетдинов белән минем хакта сөйләшкәннәр. Әгәр интернетта чыгарган видеоролигын бетермәсә, без аны Русиягә кайтарып, кулларына богаулар кидертәбез һәм инде 282нче түгел, 205нче маддә нигезендә хөкем итәбез дигәннәр. Бу 15-20 ел дигән сүз.

Бер атна элек кечкенә кызымны да туктатканнар. Алар минем янда Украинада булып киткәннәр иде. Кайтып барганда Русия чигенә кергәч машинаны туктатканнар һәм бу машина эзләүдә дигәннәр. Юл иминлеге хезмәткәрләре кемгәдер шалтыраткан, Экстремизмга каршы үзәк җитәкчесе урынбасары Рамил Исмәгыйлев Казанга кайткач ук документлары һәм шәхси телефоннары белән минем яныма керерегә тиеш булачаклар дигән. Кызым бу сөйләшүне ишеткән дә, бары чакыру белән генә киләчәкбез дигән. Шәхси телефоннар шул безнең номерларны язып алу өчен кирәк инде аларга.

Җомга көнне алар прокуратурага барып болар хакында шикаять бирде. Алар инде болай да Татарстанга куркып кына кайтып китте. Зур постларны урап узарга тырышканнар. Гаиләмне куркытып бетерделәр.

– Сезне күзәтү астына алу карары үз көчендә калдымы?

– Белмим. Мин мәхкәмә утырышына кадәр Украинага киттем. Әгәр калган булса мине кануни рәвештә эзләүгә игълан итә алалар. Әгәр юк икән ниндидер эш ачып тагын эзләүгә бирә алалар. Тиздән Украина миграция хезмәте аша моны ачыклыячакмын. Мин хәзер сыену алыр өчен басымнар, эзәрлекләүләр булу турында барлык материалларны да җыеп бирдем.

– Сез хәзер өегездән еракта, нинди акчага яшисез?

– Күрәсең, миңа пенсия күчерүне туктатканнар, картага килми башлады. Пенсиям Алтай краена күчерелгән иде. Мин өйдә айдан да кимрәк вакыт булдым һәм шушы вакыт эчендә безнең Казандагы пенсия бүлегенә минем акчаны картага күчерү турында гариза тапшырдым. Хәзер миңа якыннарым һәм кызым ярдәм итә. Кызганыч, әлегә эш тапмадым. Миңа җылы кием алдылар, соңгы көнгә кадәр дип әйтерлек өстемдә җиңелчә генә куртка иде.

Белешмә. Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы вәкиле булуда шикләнелгән Илмир Имаев 2014 елның 18 декабрендә 3,5 елга хөкем ителде. Полициядә мөселман егетләрнең җәзалануын интернетта фаш иткән Имаев көч структуралары һәм ил җитәкчелеге эшчәнлеген тәнкыйтьләгән язмалар бастырган өчен гаепләнде. Ул быел 21 июльдә вакытын тутырып төрмәдән чыкты.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG