Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көнбатышның Русиягә карата чикләүләрен үтәүне дәүләткә хыянәт итүгә тиңләргә мөмкиннәр


Андрей Исаев

Русия думасы рәисе каршындагы Кануннар чыгару шурасы Русиягә карата чикләүләр кертүдә катнашу һәм ярдәм итүне дәүләткә хыянәт итүгә тиңләү мөмкинлеге турында фикер алышты.

Бу хакта "Бердәм Русия" фракциясе җитәкчесе урынбасары Андрей Исаев сүзләренә сылтанып ТАСС яза.

Шул ук вакытта Исаев моны тәкъдим ителгән идея генә дип белдерә. Дәүләт хыянәте өчен 12 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

15 майда Дума Русиядә чит дәүләтләр чикләүләрен үтәү өчен җинаять җаваплылыгы кертү турындагы канун өлгесен беренче укылышта кабул итте. Җинаять кодексына кертеләчәк үзгәрешләр Русиядә чит илләр чикләүләрен үтәүчеләргә 600 мең сумга кадәр штраф салу һәм дүрт елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

17 майда депутатлар бу документны икенче укылышта кабул итәргә тиеш иде. Ләкин аны карауны кичектерделәр.

Канун өлгесен Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасында да, Сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлегендә дә тәнкыйтьләп чыктылар.

XS
SM
MD
LG