Accessibility links

Кайнар хәбәр

Латвия мәгариф министрлыгы хосусый уку йортларында да урыс телендә укытуны тыярга тәкъдим итте


Латвия байрагы
Латвия байрагы

Латвиянең мәгариф һәм фән министрлыгы хосусый югары һәм урта белем бирү уку йортларына да латыш һәм Европа берлегенең башка рәсми телендә укыту програмына күчәргә тәкъдим итте.

Әлеге програм дәүләт уку йортларында эшли һәм чынлыкта урыс телендә укытуны тыю булып тора.

Тәкъдим ителгән үзгәрешләргә ярашлы, уку йортлары моңа кадәр эшләп килгән програм белән укытып бетерә ала, дип яза LETA агентлыгы. Ләкин 2019 елның 1 гыйнварыннан иске програм белән студентлар кабул итәргә рөхсәт бирелми.

Әлеге үзгәрешләр илнең барлык мәктәпләрен латыш телендә укытуга күчү турындагы канунга яраклаштырып кертелә диелә.

Хәбәр ителүенчә, былтыр Латвиядә хосусый уку йортарында студентларның якынча өчтән бер өлеше урыс телендә укыган. Дәүләт уку йортларында урыс телендә укучылар саны бер процентка да җитми.

2 апрель Латвия президенты Раймондс Вейонис милли азчылык мәктәпләрендәге дәресләрне латыш телендә укытуга күчерү реформасын раслады. Бу Латвиядә яшәүче һәр кешегә сыйфатлы белем алу һәм эшкә урнашу өчен күбрәк мөмкинлекләр ача дип саный президент.

2020 елдан милли азчылык мәктәпләре күпчелек дәресләрне латыш телендә укытуга күчәчәк. Урыс телендә бары тик урыс теле һәм әдәбияты һәм дә мәдәният, тарих белән бәйле дәресләр генә калачак. Реформаны тормышка ашыру киләсе елның 1 сентябреннән башлана. Әлегә Латвиядә урыс балалары хәтта математика, физика, химия кебек фәннәрне дә латыш телендә укырга мәҗбүр түгел, урыс телендә укыйлар. Латвиядә латыш телендә сөйләшә-яза да белмәүче шактый урыслар яши.

Әлеге мәгариф реформасы Латвия урыслары арасында ризасызлык уятты. Урыс мәктәпләрен яклаучылар митинглар уздырды, яңа планнарга каршы интернетта имзалар җыела.

XS
SM
MD
LG