Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар халкы корылтае әгъзасы тоткарланган, ләкин ФСБ моны кире кага


Русия федераль иминлек хезмәтенең Кырымдагы идарәсе Кырымтатар халкы корылтае әгъзасы Асан Эгизның тоткарлануын кире кага. Эгизның туганнары аның югалуын, аның белән элемтә булмавын белдерә.

Бу хакта Крым.Реалиига Асан Эгизны эзләү белән шөгыльләнүче Айдер Азаматов белдергән.

"Без ФСБның баш идарәсендә булдык. Безгә бүген аны китермәделәр диделәр. Язма гариза калдырдык һәм "Э үзәге"нә киттек", дип сөйләгән Азаматов.

23 майда Акмәчет районының Джолман (Пионерское) авылы тирәсендә Кырымтатар халкы корылтае делегаты Асан Эгизны тоткарлыйлар. Русиядә тыелган кырымтатар Мәҗлесе җитәкчесе Рефат Чубаров хәбәр итүенчә, аны ЮХИДИ машинасына утыртып алып киткәннәр. Куәт оешмалары әлегә бернинди аңлатма бирми.

Русия аннексиясеннән соң Кырымда бәйсез журналистларның, кырымтатар хәрәкәте активистларының, Русиядә тыелган Кырымтатар халкы мәҗлесе әгъзаларының, шулай ук "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнүче кешеләрнең йортларында даими тентүләр узып тора.

Җомга шулай ук Кырымда мәхкәмә "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда шикләнелеп дүшәмбе тоткарланган Сервер Мустафаев һәм Эдем Смаиловны сак астына алды.

XS
SM
MD
LG