Accessibility links

Кайнар хәбәр

Авылда йомырка – әбиләр валютасы


Җәмилә Галиева

Авыл кешесе йомырканы бәйрәмгә, туган көнгә дә бүләк итә, хәл белгәндә дә алып керә. Тавыкларының холкын да сөйләп чыгып китә.

Авылда шулай инде ул, йомырка – әбиләр валютасы. Бигрәк тә безнең ише шәһәрдән кайткан, үзе тавык асрамаган кешеләр өчен, ул бүләк тә, күчтәнәч тә булып тора. Туган көнемә 100 йомырка җыелды. Авылда тагы шунысы да бар: мал тотмасалар да, нинди генә ялгыз әби булмасын, 6-7 тавык, бер әтәч белән бер мәче асрый ул.

Авыл кешесе йомырканы бәйрәмгә, туган көнгә дә бүләк итә, хәл белгәндә дә алып керә. Менә күршем Җәмилә апа Галиева бар. 87 яшьлек Җәмилә апа йомыркасын беркайчан да пакет белән түгел, ә кесәсенә салып алып керә.

"Әле генә тавык астыннан алдым! Җып-җылы!" ди ул. Кесәсеннән йомыркаларын алып, салырга берәр савыт сорый. "Кайтканыңа да берничә көн үтте бит. Бездә шулай диләр, җиде яшьлек юлдан кайтса, җитмеш яшьлек хәлен белергә керер ди. Менә мин дә кердем әле. Кетәклеккә пакет белән йөреп булмый. Ватылмасын дип кесәгә салам. Башың авырта-нитә калса, яңа гына тавык астыннан алган җылы күкәйнең файдасы хәтәр күп!" дип ул йомырка сихәтенә дә тукталып ала.

Туган көнгә киләк бүләк йомыркалар
Туган көнгә киләк бүләк йомыркалар

Безнең якларда "хәтәр" сүзе куркыныч мәгънәсендә генә кулланмылмый. "Быел тавыкларым күп түгел минем, тик хәтәр күп салалар күкәйне. Көн дә, көн дә җыела бит ул! Кая куеп бетерим. Балалар кайта инде, алып китәләр китүен. Әйдә, берәрсен ватып башыңа сылыйк әле! Файдасы хәтәр шәп аның! Менә болары синең өчен. Санамадым да. Ничаклы бар – барысын да алып килдем. Тагын салырлар әле.

Хәзер тавыкларга бәрәңгене мин кычыткан кушып бирәм. Кычытканны әйбәтләп турыйм да, бәрәңге белән бергә төям. Сарылары да сап-сары бу шуңар! Битамин! (витамин). Элек ат тизәге белән бирә торган идек. Хәзер атлар юк. Ул вакытта да яратып ашый иделәр. Ул да битамин булды микәнни? Анысы ризык җитмәгәнгә булгандыр инде", дип Җәмилә апа үткәнгә дә үз нәтиҗәсен чыгара, бүгенге көнкүрешкә дә туктала.

Кайберәүләр литр ярымлы шешә белән сөт тә алып килгән

Җәмилә апа йомыркаларны бушатканнан соң, һәрвакыттагыча йортка дога кыла. Чәй куйдырмый. Уразада ул. "Туган көнең дип тә ишеттем дә, менә бүген кереп чыгарга булдым инде. Әле бер нәрсә, әле икенчесе дигәндәй, һич җитешеп булмый. Өйдәге эшне тавык та чүпләп бетерә алмый диләр", дип тә өсти ул.

Авыл кешесе озак итеп утырмый. Хәлләрне сораша да, күчтәнәчләрен тапшыра да, чыгу ягын карый. Без дә буш кул белән җибәрмибез әлбәттә. Күкәй чыккан кесәгә безнең күчтәнәчләр дә урнаша.

Туган көн сәбәбе белән кунаклар өзелмәде. Килгән берсенең кулында пакет белән бер-ике дистә күкәй. Кайберәүләр литр ярымлы шешә белән сөт тә алып килгән. Менә шундый гадәт инде авылда. Шәһәр кешесе чәй белән конфетын кыстырып бара, авылныкылар күкәй белән сөтен калдырмый.

Кем генә кермәсен, тавыкларының холык-гамәләрен сөйләп ала. Дустым Миңнебикә Сибгатуллина да туган авылым Арташта яши. Бергә укыдык без аның белән.

Ничә ел буе күкәй салган тавыкны җан тәслим итәргә куңелем дә кушмый

"Бу арада тавыкларым бүленеп йөри, юньләп салмыйлар да! 10 тавыкка өч-дүрт күкәй көненә! Нәрсә инде бу? Тавык симерсә - арты бөрешә, ди. Болар да ашый-ашый симереп беттеләр ахры. Тавыклары да картайды бугай инде. Яңаларын алыр идем, боларын кая куярга? Ярый әле тавык черләтеп чеби чыгарасы юк хәзер. Машина белән киләләр дә, ниндие кирәк – ал гына. Тавык саталар. Көләм инде! Машиналарын кычкыртып өй саен тукталып "Тавык, чебиләр сатабыз!" дип кычкыралар.

Элек самавыр төзәтүчеләр шулай йөри иде. Хәзер тавык-каз бәбкәләрен сатучылар шулай йөри. Тавыкларга тияргә кулым бармый. Ничә ел буе күкәй салган тавыкны җан тәслим итәргә күңелем дә кушмый. Ашамыйм мин аларның итләрен үз әҗәлләре белән генә китсәләр инде. Барыбер җыела күкәйләр! Көн дә күкәй ашап утырмыйсың бит инде. Менә яллар җитеп балалар кайтса, тәпәннең төбенә төшәрләр әле.

Туган көнең белән котлыйм, кызый. Тагы нәрсә бирим инде? Менә ярты чиләк бәрәңге дә алып төштем. Әле генә баздан чыгардык. Хәтәр тәмле бәрәңгесе, шыңгырдап тора, үрмәгән дә. Кыстыбый пешер. Йә булмаса дучмак. Яртысы эремчек, яртысы бәрәңге, тагы шуларга берничә күкәй дә өстәсәң, менә дигән дучмак чыга. Тач тәм инде!

Күкәйне өч алмага алыштыра идек

Хәтерлисеңме, без бәләкәй чакта безнең авылда алма сата торган Хәмидәтти бар иде. Нишләп үзебез үстермәдек микән ул алманы? Бәрәңге кыйбат! Бакчада агачлар түгел, бәрәңге генә булырга тиеш дип уйлаганнардыр инде. Алма тукландырмый, бәрәңге тота барысын да, малын да, балаларын да. Шуңа күрә агач бакчасы булмаган инде бездә. Алма ашыйсы килә! Ул авыз бөрештерә торган кыргый алма булгандыр инде. Тик бик тәмле була торган иде ул алма! Кая инде ул акча безгә. Әнидән ялынып сорый торгач бер күкәй бирер иде. Шул күкәйне саклап кына алып барып, Хәмидәттидән өч алмага алыштырып ала идек. Нишләп шулай аз бирде микән ул аны безгә. Менә хәзер алма бакча тулы. Көз көне кая куярга белмим", дип сыйныфташым тиз генә балачакка да барып кайтты.

Мин дә бик яхшы хәтерлим ул Хәмидәттине. Ул безне елмаймыйча бик җитди кыяфәт белән каршы алыр иде. Һәрвакытта да "Җитлекмәгән бит әле, яшел бит әле! Ничек ашыйсыз аны!" дип әйтә торган иде. Ләкин алмасыз чыгармады. Күкәйләрне бер якка тезеп куяр иде. Алмаларны сөртеп, сыпырып бирер иде.

Хәмидәтти алмагачы
Хәмидәтти алмагачы

Шунысы да кызык, минем авылдагы өем, шул Хәмидәтти өе торган урында. Ул алмагач әле һаман да исән. Ышанмассыз! Карт алмагач ел да алма бирә. Һәм ул алмагач минем бакчамда! Алмалары әче дә түгел, бик тәмле була. Аны чиләкләп таратам. Әле алма кагы да коям. Менә бит дөнья ничек. Кем уйлаган. Бер күкәйгә өч алма алган Хәмидәттинең алмагачы минем бакчамда булыр дип.

Иии, ул күкәйләр! Авыл кешесен теләсә кайсы вакытта авыр хәлләрдән чыгара торган Ходайның бер нигъмәте инде.

Базарда йомыркалар сатучылар рәтенә басып сата идек

Алабугада укыган елларны да шул йомыркалар ярдәм итте инде. Әни бер дистә йомырка бирер иде. "Базарга кереп сатарсың. Акчасы юлга булса да булыр. Артыгын бирә алмыйм. Кызым, кирәк җирләр бик күп, җиткерә алмыйбыз", дия иде. Базарда шуны йомыркалар сатучылар рәтенә басып сата идек. Бер мин генә булмаганмындыр инде. Әле аны алырга теләүчеләр килеп тотып, иснәп, селкетеп карый иделәр. Олырак апалар: “Селкеттермә, селкеттермә! Алар аны кабыгыннан кузгаталар да, йомыркаң иске булмаса да селкенә башлар" дип әйтеп куялар иде. Күкәй сату гына димә, аның да әллә ничаклы серләре бар!

Без бәләкәй чакта берәрсенә сөенеч әйтергә барсаң да бер күкәй бирәләр иде. "Сөенечкә нәрсә бирәсең?" дип сорый идек. Кайберәүләр башта ышанмыйча "Торна күкәе" дип әйтә торган иделәр. Димәк, берни дә тәтеми. Сөенеч чынлап та сөенеч булса – барыбер бер тавык күкәе эләгә иде.

Әни элекке заманнарда сабанга чыгар алдыннан башта җиргә пешкән күкәйләр тәгәрәтә иделәр дип сөйли иде. Алар бераз яткач, бала-чагалар җыеп ала торган булган. Әни хәтирәләренә чумып эшләр беткәч мәйданга, җыенга төшкән вакытларын да безгә сөйли иде.

Җыенга күкәй җыя иделәр

"Хәзер Сабан туе диләр, Без бәләкәй чакта Җыен дия иделәр. Анда да хәзерге Сабан туендагы кебек бүләк җыючылар да бар иде. Ләкин һәрвакытта да чиләк тоткан ике малайны да ияртәләр иде алар. Чөнки алар күкәй җыя иделәр. Бар кеше дә бүләк бирә алмый бит. Ике күкәйне бер тавыгы булмаган карчык та табып бирә. Йоласы шундый. Җыендагы уеннарда җиңгән бала-чагаларга бүләккә бары тик күкәйләр генә бирә торган иделәр. Хәзер алар онытылды", ди торган иде әни мәрхүмәкәем.

Әле без бәләкәй чакта уздырыла торган Карга боткалары да онытылды. Анда да авыл буйлап йөри идек, язны, каргаларны каршылый идек. Кем ярма, кем ипи, кемдер һичшиксез күкәй бирер иде. Кырга чыгып, учак ягып, ботка пешерә идек, йомыркаларны да шул боткага сала идек. Тәмле була иде карга боткасы. Ботканы каргаларга да калдыра торган идек.

Туган көнемә җыелган суыткычтагы 100 күкәй әнә шулай итеп яшьлеккә дә, балачакка да, татарның борынгыдан килгән гореф-гадәтләренә дә сәяхәт ясатты.

XS
SM
MD
LG