Accessibility links

Гагауз Татарстанда үз вәкиллеген ачарга җыена


Молдова һәм Гагауз байрагы
Молдова һәм Гагауз байрагы

Рөстәм Миңнеханов Ирина Влах белән Петербурда икътисади форумда очрашырга тиеш.

Бүген кич Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Гагауз башканы Ирина Влах белән очрашып хезмәттәшлек турында килешү имзаларга җыена.

Килешү Казанда Гагауз вәкиллеген ачуны күздә тота диде Татарстан президенты вәкиле Лилия Галимова. Очрашу Петербурда Халыкара икътисад форумы кысаларында узачак.

2016 елда Татарстанның Норлат һәм гагаузларның Чадыр-Лунга калалары тугандаш шәһәр дип игълан ителгән иде.

Молдованың автоном төбәге булган Гагаузда 162 меңнән артык кеше яши. Аның күпчелеге төрки телдә сөйләшүче, православ динле гагаузлар.

XS
SM
MD
LG