Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кемерово өлкәсе гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчелегенә җинаять эше ачылган


"Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә янгын
"Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә янгын

Русия тикшерү комитеты Кемерово өлкәсенең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчеләренә "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендәге янгын белән бәйле җинаять эше ачкан.

Бу хакта тикшерү комитетының сайтында белдерелә. Эш гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кемерово өлкәсе баш идарәлеге җитәкчесе Александр Мамонтов һәм Кемерово шәһәре күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Григорий Терентьевка һәм башка затларга ачылган. Алар эшләренә ваемсыз карау һәм казна акчасын үзләштерүдә шикләнелә.

Тикшерү мәгълүматына караганда, Мамонтов һәм Терентьев "Зимняя вишня"да 18 мартка планлаштырылган тикшерүне уздырмаган. Моннан тыш, Мамонтов ике миллион сум акча үзләштерүдә дә шикләнелә.

Мамонтов тоткарланган, Терентьевка карата тикшерү гамәлләре бара диелә.

25 мартта Кемероводагы "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә янгын чыгып, рәсми саннарга караганда, 60 кеше һәлак булды дип хәбәр ителгән иде.

Фаҗигагә бәйле җинаять эше ачылды, сигез кеше тоткарланды. Тикшерү мәгълүматына караганда, бинада тиешле иминлек чаралары күрелмәгән, сак хезмәте эвакуацияне дөрес оештырмаган.

Фаҗигадән соң Аман Тулеев Кемерово өлкәсе губернаторы урыныннан өлкә кануннар чыгару шурасы рәисе вазифасына күчеп утырды.

XS
SM
MD
LG