Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәфис Кашапов Британиядә сәяси сыену сораган


Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов

Британиядән качак статусы сораган татар милли хәрәкәте активисты Рәфис Кашапов хәзерге вакытта Лондонда яши. Ул Британияне сайлауны әлеге илдә демократиянең алга киткән булуы белән аңлата.

Татар милли хәрәкәте активисты Рәфис Кашапов сәяси сыену сорап Британиягә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта ул үзе Азатлыкка әйтте.

"Мин хәзерге вакытта Лондонда кунакханәдә яшим. Тәртип нигезендә сәяси сыену сораучыларны качаклар үзәкләренә урнаштырырга тиешләр, әмма минем барлык документларымны тикшергәч, полиция Русия тарафыннан шактый эзәрлекләнүемне күреп мине әлеге үзәккә урнаштырмаска булды”, диде Кашапов.

Аның әйтүенчә, сәяси сыену статусы алу өчен ярты елдан бер елга кадәр вакыт узарга мөмкин.

"Мине Михаил Ходорковский, Әхмәт Закаев, Евгений Чичваркин кебек танылган оппозиция вәкилләре яклап чыкса, бәлкем бу мәсьәлә тизрәк тә хәл ителер иде", диде Рәфис әфәнде.

Кашапов киләчәккә үзенең планнары зурдан булуы турында сөйләде. Бу хакта Азатлык алдагы көннәрдә аның белән әңгәмә тәкъдим итәчәк.

Рәфис Кашапов 2014 елның 28 декабрендә ФСБ тарафыннан кулга алынган иде. 2015 елның сентябрендә Чаллы мәхкәмәсе Кашаповны Русия җинаять кодексының 280нче һәм 282нче маддәләре нигезендә "илне җимерергә чакыру", "халыклар арасында дошманлык һәм нәфрәт тудыру" гаепләве белән өч елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды. 13 ноябрьдә Татарстан Югары мәхкәмәсе Кашаповның аппеляция мөрәҗәгатен карап, әлеге карарны гамәлдә калдырды.

Кашапов 2017 елның 27 декабрендә вакытын тутырып төрмәдән азат ителде. Күпмедер вакыт Татарстанда яшәгәннән соң ул Киевка күченде. Әмма Киевта вакытлыча калачагын әйткән иде.

"Мемориал" хокук яклау оешмасы Кашаповны сәяси тоткыннар исемлегенә кертте.

XS
SM
MD
LG