Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бибек нигə елый (Гумер Баширов)


Продолжаем рубрику "Читай на татарском". Сегодня предлагаем вам произведение классика татарской литературы Гумера Баширова "Бибек нигə елый?" ("Почему плачет чибис?"). Это глубокое произведение об отношении человека к животным и о ценности жизни. Как всегда, предлагаем аудио текста и перевод ключевых фраз.

"Бибек нигә елый?"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:08:51 0:00
йөкләү

ШОМЛЫ ХƏБƏР

Тыныч кына эшлəп утыра иде. Кинəт телефон чылтырады. Телефон трубкасыннан ниндидер малай тавышы ишетелде:

– Абый, синме бу? – диде ул.

Мин эчемнəн генə көлдем.

Шулай да:

– Əйе, мин бу, мин! – дип җавап бирергə туры килде.

Нидер шытырдады, шаулады да, теге малай тавышы тагын:

– Абый, монда кил əле! – диде.

Ул шаяртмый иде, ахры.

Күрəсең, кайдадыр нидер булган. Мин телефоннан:

– Кая соң ул «монда»? – дип сорадым.

Тавыш бераз дәшмәде, аннан тагын:

– Кая дип... белəсең ич инде, Аккош күленə! – диде.

Тавышы язучыларның Аккош күлендəге иҗат йортлары янында яшəүче таныш малайларның берсе булырга тиеш иде бу. Лəкин мин аның исемен хəтерләмәдем.

СЛОВА:

эчемнəн генə – про себя​
шулай да – всё же
Нидер шытырдады – треснуло
тагын – снова
монда кил əле – подойди сюда
күрәсең – видимо
дәшмәде – промолчал
күленә – на озеро
иҗат йортлары янында яшəүче таныш – знакомый, живущий около дома творчества
хəтерләмәдем – не помнил

– Кем сон син? Мин нигə кирəк булдым? – дип сорадым.

Трубкада һаман нидер шытырдый, сызгыра, чыелдый иде.

– ...Муйнакны дим, Муйнакны! Кузгала да алмый. Харап иттелəр!.. Абый, килми калма, яме?

Телефон өзелде. Баланың əйткəн сүзлəре мине борчыды. Муйнак –безнең Аккош күлендəге иң ягымлы, иң яраткан дус этебез иде. Ни

булды икəн аңа? Кем харап иткəн? Ни сəбəпле? Әлеге малайның елап минем килүемне соравы уйга калдырды. Хəл начар булмаса, ул бала шулкадəр борчылыр идеме, унбиш чакрым ераклыктан ярдəмгə чакырыр идеме? Бəлки, ул кечкенə кеше өчен бу зур фаҗигадыр? Шундый чакта соравын кире каксаң, бала күңелендə ул төзəлми торган яра булып калуы да мөмкин. Эшем күп иде, әмма бармыйча ярамый, мин юлга чыктым.

СЛОВА:

Мин нигə кирəк булдым? – Для чего я понадобился?​
сызгыра, чыелдый – свистит, пищит
кузгала да алмый – не может пошевельнуться
Харап иттелəр!.. – Погубили!..
килми калма – обязательно приди
Телефон өзелде – Звонок прервался
ягымлы – добрый
уйга калдырды – заставило задуматься
шулкадəр борчылыр идеме – стал бы настолько тревожиться
ярдəмгə чакырыр идеме – позвал бы на помощь
фаҗига трагедия
соравын кире каксаң – если отвергнуть просьбу
төзəлми торган яра – незаживающая рана
юлга чыктым – вышел в путь

Трамвайда кеше күп иде. Ял көне иде, шуңа матур киенеп, балаларны ияртеп, каядыр баралар, каяндыр кайталар. Сөйлəшəлəр, көлəлəр. Ə минем күз алдымда – һаман Муйнак. Я мин аның мөлдерəп торган саргылт күзлəрен күрəм, я ул шатлыгыннан сикереп каршыма чабып килə...

Беренче тапкыр мин аны узган ел хəзергекебек үк язгы сулар кузгалган көннəрдə, урман юлында очраткан идем. Тузган чəчле, озын сыйраклы бер яшүсмер аны чəнəшкəгə җиккән, утырган да үзен тарттыра иде. Кар изелгән, юлдагы бозлар ватылган, чəнəшкə шумый иде. Муйнак, мескен, чəнəшкəне кузгата алмый, чиный, аяклары канаган. Ə теге малай аны чыбык белəн кыйный иде.

СЛОВА:

күз алдымда – перед глазами​
мөлдерәп торган – переполненный слезами
саргылт – желтоватый
шатлыгыннан сикереп каршыма чабып килə – прыгая от радости, бежит мне навстречу
сулар кузгалган көннəрдə – в дни разлива воды
тузган чəчле – взлохмоченный
озын сыйраклы – с длинной голенью
яшүсмер – подросток
чәнәшкәгә җиккән запряг в сани
үзен тарттыра иде – заставлял тащить себя
мескен бедняга
кузгата алмый – не может тронуть с места
чыбык белəн кыйный – бьёт хлыстом

Тузган чəчлене мин күргəч үк таныдым. Белмим, шундый рəхимсезлек аңа каян килгəндер, əмма ул миңа һәрвакыт нинди дə булса бозыклык эшлəгəндə очрый иде. Я ул агачлар, куакларны балта белəн чаба, я кырмыска өемнəрен, кош ояларын актара. Узган җəй аның явызлыгы тагын артты. Күршелəре аннан җилəк урлый, чəчəклəребезне йолкый дип зарландылар.

Мин аны бабасы белəн бергə бик каты әрләдем. Үзем Муйнакны ашаттым, яраларын дəваладым да Казанга киттем. Əмма Муйнак һәрвакыт исемдә булды.

Менə һавалар тагын да җылынды, урман юллары ачылды, Аккош күленə бара торган көннəр дə җитте.

СЛОВА:

шундый рəхимсезлек аңа каян килгəндер – откуда в нём такая бессердечность​
бозыклык эшлəгəндə очрый – встречается за хулиганством
куакларны балта белəн чаба – рубит кусты топором
кырмыска өемнəре – муравейники
артты – увеличилось
бабасы белəн бергə – вместе с дедом
яраларын дəваладым – излечил раны
Аккош күленə бара торган көннəр дə җитте – Наступили дни походов на озеро Аккош

Муйнак белəн очрашуны мин кызыксынып көттем. Ничек яши икəн ул җәнлек? Оныттымы икəн, əллə берəр нəрсə хəтерлиме? Муйнак мине ерактан ук таныды. Шатлыгын эченə сыйдыра алмады, өрде, аннары сикерә башлады. Тагын якынайдым, ул алгы аяклары белəн балтырымны кочты. Ни гаҗəптер, Муйнак миннəн һич курыкмый иде. Аның йөзендə, күзлəрендə шундый тирəн шатлык балкыды, əйтерсең мин Муйнакның бердəнбер куанычы, əйтерсең шушы бер-ике атнада ул бары тик мине көткән, мине сагынган.

Хатыным Кəримə безнең шулай очрашуыбызны карады да:

– Шушымы теге акыллы дигəн этең? – диде.

– Əйе. Нигə? Сиңа ошамыймы əллə? – дидем.

Ошавын ошый да... Шулай да əллəни искитəрлек түгел...

Дөрес, кыяфəте ягыннан Муйнак чыннан да бик мактарлык түгел иде. Табигать кием-салым өлəшкəндə, Муйнак, күрəсең, кайдадыр йөргән һәм матур тунсыз калган, аңа ак та, ачык сары да түгел, агач көле төсле соры тун гына элəккəн. Шулай да минем Муйнакка тел-теш тидерəсем килмəде.

СЛОВА:

җәнлек – зверь
шатлыгын эченə сыйдыра алмадыне сумел сдержать сдержать радость
балтырымны кочты – обнял мою голень
әйтерсең – будто
бердəнбер куаныч – единственная радость
Ошавын ошый да... – Нравиться-то нравится...
әлләни искитәрлек түгел – не столь уж и восхищает
Табигать кием-салым өлəшкəндə – Когда природа раздавала одёжку
тунсыз калган – остался без шубы
ачык сары – светло-жёлтый
агач көле төсле соры тун – серая, как пепел дерева, шуба
тел-теш тидерәсе килмәде – не хотелось давать в обиду

– Син Казан урамнарында очраткан тəкəббер овчаркаларны, нечкə билле бурзайларны, кəкре аяклы бүлмə көчеклəрен генə эткə саныйсың, ахры! – дидем.

Кəримə, көлеп, кулын гына селтəде.

Кая инде моны алар белəн чагыштыру!..

Мин һаман Муйнакны якладым.

– Шулай инде, моның муенында каешы, күкрəгендə медальлəре дə юк. Ул нибары урам эте генə.

Аның исемен дə малайлар гына кушкан.

– Күренеп тора...

– Шулай да мин Муйнакны бүлмə этлəренең унысына да алыштырмас идем!

Кəримə иңбашларын селкетеп:

– Белмим, кайсы ягы белəн сихерлəгəндер сине бу! – диде.

СЛОВА:

нечкə билле бурзайлар – худые борзые​
эткə саныйсың – считаешь за собаку
кулын гына селтәде – только рукой махнула
Кая инде моны алар белəн чагыштыру! – Да где уж тут этого с ними сравнивать!
күкрәгендә – на груди
Ул нибары урам эте генə – Она всего лишь уличная собака
исем кушкан – назвал
алыштырмас идем – не променял бы
иңбашларын селкетеп – дёрнув плечами
кайсы ягы белəн сихерлəгəндер сине бу – чем же она тебя заколдовала

"Бу", имеш! Менə дигəн эт! Муйнак, аңлаган кебек, Кəримəгə усал карады һәм минем янга килде.

– Белəсең килсə, синең ул матур этлəрең, кеше аларны ашатмаса, ачтан үлəлəр! Ə урам эте, белəсеңме, нинди чыныккан! Ул телəсə кайда үзенə ризык таба, телəсə нинди кыенлыкларга түзə. Без аларның кадерен генə белмибез!

Кəримəнең бирешмәде:

– Синеңчə, ул алтын медальлəрне төчкергəн өчен генə бирәләрме?

– Юк, аның өчен түгел. Ул ялтыравыклы медальлəрне бер эткə танавы җəенкерəк, икенчесенə, киресенчə, танавы таррак булган өчен, берсенә койрыгы бер сантиметрга озынрак, икенчесенә бер сантиметрга кыскарак булган өчен тагалар...

– Дөнья иркен, тормышта һəркайсының үз урыннары бар.

– Дөрес, андый этлəр дə яшəргə хаклы, алар да табигать баласы.

Шулай булгач...

СЛОВА:

ачтан үлəлəр – умирают с голода
нинди чыныккан – какой закалённый
телəсə кайда – где попало
ризык – еда
кыенлыкларга түзə – терпит трудности
Без аларның кадерен генə белмибез! – Мы только их не ценим!
киресенчə – наоборот
танавы таррак булган өчен – за то, что морда более узкая
тагалар – вешают
һəркайсының үз урыннары бар – у каждого есть своё место
яшәргә хаклы – вправе жить
Шулай булгач... – Ну раз так...

– Тик, белəсеңме, мин нəрсəгə каршы? Бүлмə этлəре белəн артык мавыгу, кешене эт белəн алмаштыруга!

– Əле андыйлар да буламыни?

– Бар шул! Кайберəүлəрнең кешедəн җаны бизə дə ул эткə табына башлый. Табигатьне яратудан түгел, кешегə үч итүдəн! Аларча кеше начар, кеше явыз, ə эт кешедəн яхшырак, этнең кешегə явызлыгы тими, ул яхшылыкның кадерен белə, дип уйлый. Бик начар караш бу – кешене эт белəн алыштыру!

– Андый бəндəлəр күп түгелдер!

– Күп булмаса да, бар. Эрмитаж бакчасында миңа очраган хатын, минемчə, əнə шундыйларның берсе. Аның зур эте минем өстемə ташланды, һәм мин ул хатынга: «Тыегыз этегезне!» – дип кычкырдым. Син ул хатын гафу үтенгəндер дип уйлыйсыңдыр, əйеме?

Соң, юньле хатын булса...

– Киресенчə, ул мине әрләде! «Сез үзегез гаепле! Нигə селкенеп Рексны раздражать итəсез?! Тик торыгыз! Селкенмәгез!» диде. Белəсеңме нəрсə дигəн сүз бу?! Тын урында ял итəргə, саф һава суларга чыккан кеше, аның этенең капризына буйсынырга, арестант кебек басып торырга тиеш!

– Күңелсез булган шул,– диде Кəримə. Ул Муйнакка карады һәм нидер уйлады.– Ə бу эт андый капризлы булмас дисең инде син?

– Урам эте холкы белəн дə бөтенлəй башка! Өйрəтүеңə дə карый. Кирəк чагында ул – аучы, кирəк булса – сакчы. Өйрəтсəң, ул бөтенесен булдыра. Карама белəккə, кара йөрəккə!

Муйнак үзе турында сүз барганны аңлый кебек, əле беребезгə, əле икенчебезгə карый. Үз исемен ишеткəндə койрыгын селки иде.

– Ярар, күреп карыйк, – диде Кəримə.

СЛОВА:

каршы здесь: против​
бүлмə этлəре – домашние собаки
артык мавыгу – излишний интерес
кешене эт белəн алмаштыру – менять человека на собаку
җаны бизə – охладеть душой
эткə табына башлый – начинает поклоняться собаке
Табигатьне яратудан түгел, кешегə үч итүдəн! – Не от любви к природе, а от мести человеку!
караш – взгляд
тыегыз – угомоните
Соң, юньле хатын булса... – Так, если бы была толковой женщиной...
гаепле – виноват
селкенеп – двигаясь
Тик торыгыз! Селкенмәгез! – Стойте смирно! Не двигайтесь!
Белəсеңме нəрсə дигəн сүз бу?! – Знаешь, что это значит?
тын урында – на спокойной местности
бөтенләй башка – совсем другой
Өйрəтүеңə дə карый – Зависит и от дрессировки
кирəк чагында – когда нужно
аучы – охотник
сакчы – охранник
бөтенесен булдыра – всё может
Карама белəккə, кара йөрəккə! – Не смотри на силу, смотри на сердце!

***

Ну а теперь предлагаем вам проверить себя на усвоение лексики. Ну и, конечно же, мы припасли для вас несколько вопросов и по содержанию текста. Удачи!

Тест: "Бибек нигә елый?"

Тест: "Бибек нигә елый?"

Сынау

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующем занятии, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG