Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда алтынчы тапкыр республикакүләм ифтар мәҗлесе узды. Азатлык имамнар, түрәләр, мөселманнардан изге айда нинди теләк-дога кылуларын, тел тирәсендәге хәлләргә мөнәсәбәтләрен сорашты. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов журналистларга "Бу – безнең традиция, халык иминлек, тынычлык, республиканың һәм илебезнең үсешен тели, президентыбыз Путинга дога кыла" дип аңлатты.

Башка еллардан аермалы быелгы ифтар ирләрнекенә һәм хатын-кызларныкына бүленеп эшләнде. 26 май Казанның Теннис үзәгендә ирләр авыз ачкан булса, икенче көнгә мөслимәләр өчен аерым программ һәм авыз ачу мәҗлесе оештырыла. Гүзәл затлар өчен көн аеруча күңелле узачак диде оештыручылар, әмма аермасы нидән гыйбарәт икәнен генә аңлатмадылар.

Элекке елларда "Казан Арена" стадиноныда узган республикакүләм ифтарлар дөнья футбол чемпионатына әзерлек сәбәпле Теннис үзәгенә күченде. “Казан Арена” футбол стадионы мөдире Радик Миңнәхмәтов кунакларны каршы алу мәшәкатьләре арасында Азатлыкка оештыру ягыннан бу иң җиңел ифтар булды дип сөйләде.

Радик Миңнәхмәтов
Радик Миңнәхмәтов

"Моңа кадәр хатын-кызларны кайдан кертергә дә ирләрне ничек утыртырга дип баш ката иде. Быел ике аерым ифтар оештырылу карар кылынгач бу баш бәласеннән котылдык. Аерым уздыруның тагын бер хикмәте – яңгыр явар дип курыктык, аннары май барыбер артык җылы түгел, бүген дә салкынча, эчтә намаз уку, авыз ачу хәерлерәк дип уйладык. Ә Теннис үзәгендә берьюлы 10 мең кешене сыйдыру мөмкин түгел. Элек "Казан Арена"да узган вакытта ризыкны шунда ук пешерә идек. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бу куркыныч дип тыйды. Пылауны Казанның ризыкландыру департаменты әзерләде, контейнерлар белән бирегә китерелде", дип сөйләде Радик әфәнде.

Ул да башка волонтерлар белән бергә ураза тотам диде. "Таңнан алып таңга кадәр эшләргә туры килә. Төн кыска, көн озын, әмма берсе дә һуштан язып егылмады. Мин мәктәптә укыганда да уразаны берничә көн тота идем, шуңа әзерлек бар. Соңгы көннәрдә Аллаһтан бу ифтарларны исән-имин уздырып җибәрүне, уразаларны кабул итүен сорадым", диде ул.

Казанда VI республикакүләм ифтар мәҗлесе узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:30 0:00

Ифтарның беренче көнендә оештыручылар белән бергә 367 волонтер да эшләде. Араларында эшләүчеләр дә, мәктәп, югары уку йортында укучылар да бар. Алар иртәнге 9дан эшли башлаган. Намаз кылу урынын әзерләү, өстәлләр урнаштыру, ризыкларны савытларга салу, табынга барлык нигъмәтләрне тезү кебек эшләрне башкарган. Алар да Теннис үзәгендә оештырылу күпкә хәерлерәк ди, чөнки "Казан Арена"да керү-чыгу урыннары күп, навигация белән буталчык, кешеләрне дөрес урынга юнәлдерү авырлыгы бар иде диләр. Оештыручылар журналистларга ничә кеше чакырулы дигән сорауга түгәрәкләп 5 мең кеше, 27 май хатын-кызлар шул ук күләмдә булачак дисәләр дә, волонтерлар кичә ифтарга 3 мең 534 кешегә табын әзерләдек диде. Кызганычка, кешеләр утырмаган берничә зур табын калды. Ирләрнең ифтарга артык кызыксынуы булмаганмы, әллә намаз кылудан соң кайтып китү ягын караганнармы, ни өчен берничә зур өстәл буш калды дигән сорауга берсе дә сәбәбен әйтә алмады. "Кайгырмагыз, иртәгә хатын-кызлар ифтарында урын җитмәскә дә мөмкин. Алар гадәттә балаларын, туган-тумачаларын ияртеп килә, күчтәнәч буларак та алып китә", дип тынычландырдылар.

Волонтерлар йөгерә-йөгерә табын әзерләгәндә ифтарга килгән кунакларны Татарстан дәүләт фольклор музыка һәм "Саф" ансамбльләре татарча нәшид, мөнәҗәтләр башкарып күңел ачты, имамнар бер-бер артлы вәгазь сөйләде, Коръән укыды. Республикакүләм авыз ачу мәҗлесенә районнардан 1 мең кешегә чакыру кәгазьләре юлланган. Элекке елларда ерак дип тормыйча Сарман, Азнакай, Мамадыш һәм башка район-шәһәрләрдән автобусларга төялеп килгән булса, быел андыйлар азрак иде.

Казанга Нурлаттан мөселманнар белән бергә авыз ачу мәҗлесенә Төркиядән махсус Рамазанга дип кайткан имам Сәләметдин Таш килгән иде. Татарстан мөфтие чакыруы белән республикага 46 имам килгән. Алар төрле районнарда, Казан мәчетләрендә ай дәвамында тәравих намазларында Коръән хәтем чыга. Ураза бәйрәме намазын биредә каршы алып кире туган якларына юл тотачаклар. Сәламәтдин Таш Азатлыкка Татарстанда беренче тапкыр булуы турында сөйләде.

Сәламәтдин Таш (с) һәм Төркия кунаклары
Сәламәтдин Таш (с) һәм Төркия кунаклары

"Казанга килдек, аннары каядыр юл тоттык, аптырап: "Мин кайда соң?" дип сорагач, Нурлат диделәр. Төркия имамнарын бик җылы, ихлас кабул иттеләр. Бирегә килүем беренче тапкыр. Күзәтәм, кешеләр самими, нигезебез бер. Әмма Татарстан кешеләрендә христиан дине тәэсире дә чагыла. Мин моны христианнар начар димим, күзәтүем буенча, аерым йолаларда, яшәештә башка дин чагылышын сиздем. Мондый ифтарлар, мәҗлес, чаралар кешеләрдә ислам турында күбрәк мәгълүмат тудырачак. Төркиядә авыз ачу мәҗлесләре һәр урамда зурлап оештырыла, биредә дә һәр мәчет каршында табыннар корылырга мөмкин, теләсә кем килә ала, башка дин кешеләренең дә килүе, катнашуы күңелле”, дип сөйләде Төркиядән кунак.

Адвокат Руслан Нәгыев ифтарга ике улын да ияртеп килгән. Берсе быел 11нчы сыйныфны тәмамлый, имтиханнар булуга карамастан ураза тота. Кече улы да әтисе белән абыйсыннан калышмый.

Руслан Нәгыев улы белән
Руслан Нәгыев улы белән

"Без бит мөселманнар, ә мөселманнарга ураза тоту фарыз. Гаиләмдә ураза тотам, тотмыйм дигән сорау тумый. Тәрбия әти-әни үрнәгендә бара, алар безгә карап үсә. Без нишлибез, алар шуны кабатлый. Оясында ни күрә, очканда шулай була диләр бит. Имтиханнар булса да ураза ярдәм генә итә. Балалар кечкенә чагында ярты көн тоталар, аннары озагракка күнектеләр. Ифтарга ел саен киләм, балаларым белән күңелле. Җәмәгать белән намаз уку да көч өсти. Быел ничек булдыра алдым, шулай булыштым ифтар оештыручыларга. Камил хәзрәт петицияне имзаларга чакырды, мин дә, дусларым да, туганнарым да берсүзсез аңа кушылабыз, туган телләр мәктәптә укытылырга тиеш”, дип сөйләде ул.

Андрей Старцев
Андрей Старцев

Быел авыз ачуда Татарстан митрополиты Феофан да, республика раввины Ицхак Горелик та күренмәде. Шимбә көнгә туры килгәнгә күрә раввиның бәйрәм мәҗлесендә килми калуы мөмкин. Казанның католик чиркәве атакае Андрей Старцев Азатлыкка мондый мәҗлесләр кешеләрне берләштерә дип сөйләде. Аңардан пәйгамбәрләр заманында төрле дин кешеләре бер-берсенә хөрмәт йөзеннән уразаларын тоткан, бүген бу практиканы гамәлгә ашыру мөмкинме дип кызыксындык.

Кызганычка, мөселманнарның уразасын тотып караганым юк

"Без милли республикада яшибез, биредә күпчелек – мөселманнар, шуңа ураза турында беләбез. Бер-беребезгә кунакка йөрешәбез, бер-беребезне таныйбыз, ихтирам итәбез. Кызганычка, мөселманнарның уразасын тотып караганым юк, бәлки, тотып карарга кирәктер, бу рәвешле эшләү дөрестер дә. Көн озынын уразада булу – авыр, сабыр итеп Аллаһ Тәгаләгә буйсынуның күркәм күренеше”, диде ул Азатлыкка.

Элекке елларда авыз ачу мәҗлесенә җырчы, шагыйрьләр, язучылар күпләп килә иде, мөфти артыннан намазга баскан түрәләрнең саны да зур иде. Быел зыялылар да өйдә калуны хуп күргән, министр-депутатлар да түбәтәйләр киеп балкып йөрмәде. Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев та быел авыз ачуга килмәде. Шулай да халык арасында Татарстан муниципаль берәмлекләре шурасы рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин, спорт министры урынбасары Наил Шәйхетдинов, Татарстан президенты киңәшчесе Камил Исхаков бар иде.

Камил Исхаков
Камил Исхаков

Камил әфәнде ел саен килергә тырыша, имам улы буларак ул озак еллар инде ураза тота. "Ураза тотуның бер авырлыгы да юк, җиңел. Авыз ачканда, намаз кылганда теләкләр әйтәсең, әмма ул – күңел догасы, аны кешегә сөйләп булмый. Барысын да сорыйм", диде ул Азатлыкка.

Башкалар белән бергә тыныч кына Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның килүен көткән Казан мэры Илсур Метшиннан да авыз ачканда нәрсә өчен дога кылуы турында кызыксындык. Туган телләрне уку-укыту мәсьәләсен дә сорадык.

Илсур Метшин (c)
Илсур Метшин (c)

"Исәнлек-саулык, гаилә бәхете, күңел тынычлыгын сорыйм. Аллага шөкер, әти-әнием сау-исән, алар намазлы, аларга хәерле озын гомер телим. Туганнарыма, хатыным, балаларыма, оныкларыма да шуны сорыйм. Казанны да онытмыйм, Татарстанда, Русиядә тынычлык булсын дип телим. Камил хәзрәт Сәмигуллинның туган телләргә кагылышлы мөрҗәгатен хуплыйбыз, татар телен, гореф-гадәтләрен сакларга кирәк. Без сакламасак, кем саклар?” диде ул ялкынланып. Әмма Русиядәге рус булмаган милләтләр арасында берәмтекләп имза җыелган петициягә кул куйганмы, юкмы дигән сорауны җавапсыз калдырды.

Татарстан президенты килгәнче барлык халык намаз кыла торган мәйданга инде кереп урнашкан иде. Кояш баюга берничә минут кала Рөстәм Миңнеханов килде. Кулында, гадәттәгечә, телефон, инстагармны актив кулланган президент буларак ул бу мәҗлесне видеога төшерде. Операторлык эшеннән аерылмыйча халыкка кул булгап сәламләде, мөселманнар аңа да шул рәвешле сәлам кайтарды.

Рөстәм Миңнеханов телефонын кулдан төшерми
Рөстәм Миңнеханов телефонын кулдан төшерми

Азан әйтелде, кешеләр таратылган шешеләренән су эчеп авызларын ачты. Ирләр Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин артына рәт-рәт басып намаз укыды. Гыйбадәт кылынганнан соң волонтерлар ярдәмендә мөселманнар башка залга күчте, анда аларны әзер табын көтә иде. Табында су-эчемлекләр, өчпочмак белән кәбестә бөккәннәре, чәкчәк, җиләк-җимешләр бар иде, һәрберсенә аерылган тартма эчендә җылы пылау, колбаса, кәнфит-печеньеләр, җимешләр. Авыз ачу ирләрчә җәһәт кенә булды. Ярты сәгатьтән соң кешеләр кайту ягын карый башлады. Мөселманнар ашыга, чөнки кыска җәй төнендә ястү һәм Рамазан аенда гына кылана торган тәравих намазларын укып өлгерергә кирәк.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән аралашканда күмәк ифтарның әһәмиятен аңлатты:

Мөселманнар Путинга дога кыла

"Бу – безнең традиция, халык районнардан килә, бергәләп дога кылалар. Һәркем иминлек, тынычлык тели, республиканың һәм илебезнең үсешен тели. Безнең президентыбыз Владимир Путинга дога кылалар. Көчле төбәкләр – көчле Русия" диде ул.

Радик Габдрахманов
Радик Габдрахманов

Татарстан мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе вице-президенты Радик Габдрахманов ифтарны оештыруга 10 млн сум тотылды дип әйтте. Кемнәр бу эшкә җәлеп ителгәнен әйтүдән баш тартты. Барысы да эшмәкәрләр тырышлыгы дип аңлату белән чикләнде. Пылау өчен 1 тонна ит, 600 кг дөге кулланылган, ике көнлек ифтарга 2 тонна җиләк-җимеш, 1,5 тонна яшелчә, 8 мең чәкчәк, 2 мең литр сок, 7 мең литр су сатып алынган. Һәрбер кеше өчен ризык 500 сумга төшкән.

Соңыннан мөфти Камил Сәмигуллин журналистлар белән аралашты, ул ифтарга килүчеләр күп, бу - берләштерү чарасы дип әйтте.

Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллин

"Без ел саен пылауны, ризыкны күбрәк әзерләргә тырышабыз, керми калучылар да бар бит. Узган елларда кеше чакыру кәгазе белән керә, аннары ихата аша башкаларга бирә. Чакырылган, тәгаенләнгән саннан күбрәк килеп чыга. Инвалидларга, авыр хәлдә яшәүчеләргә дә чакыру билетларын тараттык. Биредә ураза тотмаучылар да килә, башка дин кешеләре дә бар. Түрәләр дә, республика, шәһәр җитәкчеләре дә бөтен кеше белән беррәттән табында ни бар, шуннан авыз итә, бергәләп намаз кыла, теләк тели. Бу - берләшү бит. Минем өчен бу күркәм күренеш", диде Камил Сәмигуллин.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG