Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар активисты Данис Сәфәргали колониядә ачлык игълан иткән


Данис Сәфәргали
Данис Сәфәргали

Өч ел колониягә хөкем ителгән "Алтын Урда" хәрәкәте лидеры Данис Сәфәргали Кирово-Чепецки колониясендә ачлык игълан иткән.

Хатыны Гүзәл Сәфәргали Idel.Реалиига сөйләвенчә, активистны штраф изоляторына утыртканнар. Моннан соң ул ачлык игълан иткән. Гүзәл Сәфәргали хәлнең нечкәлекләрен белми. Бу мәгълүматны аңа колониядә утыручы башка берәүнең хатыны хәбәр иткән.

Данис Сәфәргали янына якын арада адвокат җибәреләчәк.

Гүзәл ханым иренең колония хезмәткәрләре белән даими низаг чыгып торуы, моңа кадәр дә аны штраф изоляторына утырту белән янаулары турында белдергән.

Гүзәл Сәфәргали Азатлыкка да төрмә идарәсе аның иренә басым ясарга тырыша дип сөйләгән иде. Данис Сәфәргалигә башта зәңгәр, аннары кызыл тамга бирелгән. Бу аңа вакытыннан алда азат итүне сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирми. Ә штраф изолтяорында тоту киләчәктә активистка күзәтү кую өчен сәбәп була ала.

Данис Сәфәргали күптән түгел Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә дә мөрәҗәгать итте.

Былтыр җәй Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "Алтын Урда" хәрәкәте җитәкчесен өч ел колониягә хөкем итте.

Мәхкәмә Сәфәргалине хулиганлыкта (213нче маддә), кеше сәламәтлегенә ният белән җиңелчә зыян китерүдә (115нче маддә), кыйнауда (116нчы маддә), нәфрәт һәм дошманлык уятуда, шулай ук кеше абруен төшерүдә (282нче маддә) гаепле дип тапты.

Сәфәргали 2016 елда булган сугышу вакытында газ сиптерүдә, кешеләрне имгәтүдә гаепләнде. Моннан тыш, ул "Вконтакте" челтәрендәге 15 язма өчен "нәфрәт яки дошманлык уятуда, кешенең абруен төшерүдә" гаепләнде, аның язмалары христианнарны кимсетә дип табылды.

XS
SM
MD
LG