Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Югары мәхкәмәсе прокуратураның ТИҮне кисәтүен кануни дип тапты


Татарстан Югары мәхкәмәсе утырышы
Татарстан Югары мәхкәмәсе утырышы

29 май Татарстан Югары мәхкәмәсе Казанның Вахитов районы мәхкәмәсенең ТИҮгә карата прокуратура кисәтүе нигезле дигән карарын гамәлдә калдырды.

Хөкемдарлар коллегиясе Дөнья татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиевнең аппеляциясен канәгатьләндермәде.

Утырышта чыгыш ясап, Зәкиев "Татарстанның телләр турында кануны бар, анда телләр бертигез дип язылган, прокуратураның эш кәгазьләрен урыс телендә алып бару таләбе кануни түгел дип белдерде.

Татар активистлары Русия Югары мәхкәмәсенә, Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәчәкбез диделәр.

Зәкиев утырыштан соң Азатлыкка "Хакимият ТИҮнең сүзеннән үк курка, ләкин безнең оешма канун нигезендә эшли", дип белдерде.

Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге Татарстан прокуратурасының "экстремистик эшчәнлекне булдырмау турындагы" кисәтүен шикаять иткән иде. ТИҮ прокуратура кисәтүе "татар милли хәрәкәтенә һөҗүмнән соң калган бердәнбер милли иҗтимагый хәрәкәтне юк итү максатыннан нигезсез чыгарылган" дип саный.

29 гыйнвар Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе ТИҮнең Татарстан прокуратурасы кисәтүенә каршы шикаятен карап, прокуратура хаклы дигән карар чыгарды.

Татарстан прокуроры Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиевкә "экстремистик эшчәнлек алып баруга юл куймаска" дигән кисәтүне узган елның октябрендә чыгарды. Кисәтүдә шулай ук ТИҮ документлары татар телендә генә түгел, урыс телендә дә алып барылырга тиешлеге күрсәтелде.

XS
SM
MD
LG