Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина рәсмиләре Бабченко үтерелүгә Русиянең катнашы бар дип саный


Аркадий Бабченко
Аркадий Бабченко

Украина премьер-министры Владимир Гройсман журналист Аркадий Бабченконың үлеме өчен җаваплылык Русия өстендә дип саный. Гройсман фикеренчә, журналистка аның "гаделлеген һәм принципиаль булуын" гафу итә алмаганнар.

"Русия агрессиясе турында сөйләүче Украинаның чын дусты", дип язды Владимир Гройсман Бабченко турында үзенең Фейсбук сәхифәсендә.

Бабченконың үлеме артында Кремль торырга мөмкин дип Украинаның тышкы эшләр министры Павле Климкин да фаразлады. Министр Бабченконың Русиядән янаулар аркасында китәргә мәҗбүр булуын искә төшерде. "Ул демократик Русия өчен, Украина өчен көрәште һәм, әлбәттә, Мәскәү аны дошман итеп күрде", дип сөйләде Климкин Нью Йоркта БМОның Иминлек шурасында чыгыш ясап.

Русияның тышкы эшләр министрлыгы Аркадий Бабченко туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты, ләкин шул ук вакытта әлеге фаҗигане Украинада "гомум җәзасызлык" хөкем сөрү белән бәйләде.

Аркадий Бабченко 29 майда Киевтагы йортының подъездында үтерелде. Үтерүче аның аркасына өч тапкыр аткан. Бабченконың гомере хастаханәгә барганда ашыгыч ярдәм машинасында өзелә.

Украина эчке эшләр министрлыгы "алдан планлаштырып үтерү" маддәсе нигезендә җинаять эше ачты һәм ихтимал үтерүченең рәсемен таратты. Киев полициясе әлеге үтерүне журналистның һөнәри эшчәнлеге һәм гражданлык позициясе белән бәйли.

Русия тикшерү комитеты да Бабчекноны үтерү белән бәйле җинаять эше ачты.

Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ) Украина җитәкчелеген үтерүне тиз арада тикшерү башларга чакырды.

Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы рәсми Киевтан журналистны үтерү белән бәйле материалларны Украина һәм Русия хокук яклаучыларыннан яшермәскә таләп итте.

XS
SM
MD
LG