Бу хакта матбугат очрашуында Украина иминлек хезмәте вәкилләре белдерде. Бераздан журналистлар каршына Бабченко үзе дә чыкты.
"Миңа заказ барлыгын әйттеләр. Инде акча да [үтерүгә] күчерелгән, 40 мең доллар. Документлар, минем паспорт мәгълүматын, фотосурәтне күрсәттеләр. Мәгълүматның Русиядән килүе аңлашылды. Миңа махсус операциядә катнашырга тәкъдим иттеләр, башка вариант булмаган", дип сөйләде Бабченко.
Украина иминлек хезмәте башлыгы Василий Грицак сүзләренчә, үтерү ниятендә шикләнелүче тоткарланган.
"Мин Аркадий Бабченко гаиләсенең кайгысын уртаклаша алыр идем, ләкин алай итмим. Киресенчә, Аркадийны өченче туган көне белән котлыйм һәм залга үзен чакырам", диде Грицак.
Былтыр Русиядән Киевка күчеп киткән журналист Аркадий Бабченконы үтерү турындагы хәбәр 29 май кич таралды. Аның аркасына атканнар диелгән иде.