31 май - Казакъстанда ачлык һәм репрессияләрне искә алу көнендә "Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзамов Казанда ялгыз пикет оештырды. Казакъстан консуллыгы янында үткән чарада казакъ халкының кайгысы уртаклашылды.
"Кардәш халык буларак аларга теләктәшлек белдерәбез. Алар кайгысы безнең кайгы", ди Азатлык берлеге активисты.