Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинның элекке хатыны Мәскәү янында 2,5 һектар җир алып саткан


Русия президенты Владимир Путинның элекке хатыны людмила
Русия президенты Владимир Путинның элекке хатыны людмила

Элек Русия президенты Владимир Путинның хатыны булган һәм Путина фамилиясен йөрткән Людмила Очеретная Мәскәүдән 20 чакрым төньяк-көнбатыштагы "Миллениум парк" коттеджлар бистәсендә сигез җир кишәрлеге сатып алган һәм соңрак барысын да саткан.

Элек Русия президенты Владимир Путинның хатыны булган һәм Путина фамилиясен йөрткән Людмила Очеретная Мәскәүдән 20 чакрым төньяк-көнбатыштагы "Миллениум парк" коттеджлар бистәсендә сигез җир кишәрлеге сатып алган һәм соңрак барысын да саткан. Коррупцияне һәм оешкан җинаятьчелекне тикшерү үзәге (OCCRP) хәбәрчесе Олеся Шмагунның бу турыда тикшерү нәтиҗәләре "Медуза" сәхифәсендә чыкты.

Очеретная сатып алган кишәрлекләрнең бәясе берничә миллион сум белән исәпләнә, аларның гомуми мәйданы 2,5 һектарга якын (240) сутый. Росреестр документларына караганда, Очеретная ул кишәрлекләрне 2016 елда сатып алган.

Кишәрлекләрнең икесен ул Путинның самбодагы спарринг-партнеры, Русия думасының элекке депутаты Василий Шестаковның хатыны Татьяна Шестаковадан сатып алган диелә.

2017 елның ноябрендә ул барлык кишәрлекләрен эшмәкәр Викрама Пуниның хатыны Ирина Пунига саткан. Пуни Коррупцияне тикшерү үзәге хәбәрчесенә кишәрлекләрне сатып алуларын расласа да, аларның бәясен әйтүдән баш тарткан. Ул шулай ук җирне риелтр ширкәте аша алу сәбәпле аларның хуҗасы кем булуын белмәгәнлеген дә әйткән.

Бер ел элек "Медуза" Шмагунның башка бер тикшерүе нәтиҗәсен чыгарган иде. Анда Людмила Очеретнаяның ире Артур Очеретныйның Атлантик океан ярында алган вилласы турында сүз бара.

Владимир Путин хатыны Людмила белән 2013 елда аерылды. Соңрак медиа Людмиланың Артур Очеретныйга кияүгә чыгып аның фамилиясен алуын белдерде. Бу мәгълүмат рәсми рәвештә расланмады.

XS
SM
MD
LG